Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Погонлы фәрештәләр

Балигъ булмаганнар белән эшләү буенча Россия бүлекчәләре быел үзләренең 80 яшьлек юбилейларын билгеләделәр. Балигъ булмаганнар белән эшләүче (ПДН) хезмәткәрләрне еш кына "погонлы фәрештәләр" дип атыйлар һәм моның өчен нигез дә бар. Алар балаларның җиңел булмаган язмышларын күзәтеп торалар, кыек юлга баскан үсмерләргә булышалар, иң катлаулы хәлдә дә аларга ярдәмгә киләләр....

Балигъ булмаганнар белән эшләү буенча Россия бүлекчәләре быел үзләренең 80 яшьлек юбилейларын билгеләделәр.

Балигъ булмаганнар белән эшләүче (ПДН) хезмәткәрләрне еш кына "погонлы фәрештәләр" дип атыйлар һәм моның өчен нигез дә бар. Алар балаларның җиңел булмаган язмышларын күзәтеп торалар, кыек юлга баскан үсмерләргә булышалар, иң катлаулы хәлдә дә аларга ярдәмгә киләләр.

Лаеш районы эчке эшләр бүлегендә милициянең балалар бүлмәсе бар. Ул чакта шулай аталган, "кыен" үсмерләр белән шөгыльләнүче бүлекчә 1968 елда булдырыла. Аны ПДН инспекторы Людмила Коляжова җитәкли. Дүрт ел дәвамында ул закон бозган үсмерләр белән эшли. Милиция участок уполномоченныйлары һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләрне ача.

"Әгәр илдә бандитлар булуны теләмәсәгез - балалар белән шөгыльләнегез", - императрица Екатерина IIнең әлеге гыйбарәсе Людмила Васильевна өчен тормыш кредосына әйләнә. Ул күзәтүчесез балалар артуга китерүче сәбәпләр һәм шартларны җентекләп анализлый, "кыен" балалары булган гаиләләр белән тыгыз элемтәдә тора. Лаеклы ялга китәр алдыннан соңгы елларда Людмила Коляжова бүлек начальнигы урынбасары вазыйфасын били. Хәзер отставкадагы подполковник ПДН хезмәткәрләренә хокук бозучы үсмерләр белән эшләү буенча үз тәҗрибәсен тапшыра, баркайчан да киңәш бирүдән баш тартмый.

Наталья Городнова ПДНга күңел кушуы буенча килә. 20 елдан артык гомерен ул хокук саклау органнары күз уңына эләккән балаларга багышлый - башта инспектор вазыйфасында, аннан соң бүлекчә җитәкчесе буларак.

-Безнең хезмәттә иң кыены - гаиләдән балаларны тартып алу, - дип саный Наталья Ивановна. - Балалар елый, ә исерек ананы улы яки кызы белән нәрсә булачагы кызыксындырмый.

Мондый хәлләрдә Наталья Городнова булдыра алганча балаларны тынычландыра. Тартып алынган сабыйларны өенә алып кайткан очраклары да аз түгел.

1980 елдан 1993 елга кадәр балигъ булмаганнар белән эшләү буенча участок инспекторы булып Нина Рогожина эшли. Ул үсмерләр белән уртак тел таба белә, яхшы психолог була. Соңрак, ПДН хезмәтендә алган тәҗрибәсе Нина Николаевнага тикшерүче эшендә ярдәм итә. Лаеклы ялга Нина Рогожина подполковник дәрәҗәсендә Лаеш ЭЭБнең тикшерү бүлеге начальнигы вазыйфасыннан китә.

Ветераннарга алмашка яшьләр килә. Хәзер әлеге бүлекчәдә ПДНның өлкән инспекторы, полиция майоры Михаил Машин һәм инспектор, полиция өлкән лейтенанты Наталья Андронова эшли.

-Бездә 31 балигъ булмаган исәптә тора. Без профилактика рейдлары, балаларына игътибар бирмәүче әти-әниләр белән әңгәмәләр үткәрәбез, - дип сөйли Наталья Викторовна. - Кызганычка каршы, безнең районда балаларга мәрхәмәтсезлек күрсәтү очраклары бар. Мәсәлән, узган ел балалары белән мәрхәмәтсез булганнары өчен ата-аналарга карата өч җинаять эше кузгаттык. Быел тикшерү нәтиҗәләре буенча үзенең 12 яшьлек кызын хәер сорашырга мәҗбүр иткән бер анага карата җинаять эше кузгатылды. Җинаять эше судка җибәрелде.

Наталья Андронова аңлатып булмаслык рәхимсезлек, кансызлыкның тагын берничә фактын китерә. Бер көнне полиция дежурные пультына 14 яшьлек кыздан шалтырату килә, аны әнисе кыйнаган һәм өйдән куып чыгарган - төнлә, яңгырда...

-Үсмерне өйгә алып кайтырга туры килде, - дип дәвам итә Наталья Викторовна. - Аннан соң хастаханәгә салдык. Икенче көнне кызны өенә алып кайтып киттеләр. Ана белән кыз арасында мөнәсәбәт авырлык белән генә җайлана.

Хаклы рәвештә балалар күңеле белгечләре булып саналучы ПДН хезмәткәрләре үсмерләрне бер генә тапкыр бәладан саклап калмаган, кыек юлга кереп китәргә ирек бирмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево