Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татар теле укытучылары осталык сәгате бирде

Татар теле укытучыларының Бөтенроссия осталык сәгате конкурсының район этабында сигез педагог үз осталыкларын күрсәтте.

Нармонка, Столбище, Хәерби, Пәрәү, Кече Елга, Державино, Урта Девятово һәм Лаешның 2 нче мәктәбеннән килгән конкурсантлар эссе тәкъдим иттеләр, ачык дәресләр бирделәр һәм "Минем педагогик эшчәнлегем" темасына видеороликлар күрсәттеләр. Биремнәр конкурста катнашучыларның иҗади портретын тудырды һәм педагогларның заманча технологияләр һәм укыту методикаларын актив куллануын күрсәтте.

Әлеге укытучыларны мәктәпкә төрле юллар китергән. Әмма күпләренең үз тормышларын шулай ук балалар белән бәйләгән дәвамчылары бар инде. Гөлүсә Сөнгатованың әти-әнисе кызларының авыл хуҗалыгы институтына укырга керүен тели. Әмма ул катгый төстә педагоглыкны сайлый һәм бары тик татар теле факультетын. Мәктәп укытучысы Р.А. Вәгыйзованың абруе шулкадәр зур була ки, бу аның укучысының һөнәр сайлавында хәлиткеч роль уйный. Хәзер Г.М.Сөнгатова үзе Кече Елга балаларын укыта һәм моны бик уңышлы башкара. Район конкурсында ул Хәерби укытучысы Рузилә Закировадан берничә генә баллга калышып өченче урын алды. Ә абсолют җиңүче - Нармонка мәктәбе укытучысы Рәзинә Мөхәммәтшина 62 балл җыйды һәм хезмәттәшләрен шактый артта калдырды. Жюри Лаешның 2 нче мәктәбеннән Ләрия Сафинаны "Иң тирән белемле татар теле укытучысы" номинациясендә җиңүче итеп таныды. Комиссия фикере буенча, Столбище мәктәбе укытучысы Мәдинә Камалиева инновацион технологияләрне башкалардан нәтиҗәлерәк файдалана. Пәрәүдән Зөлфия Зәйнуллина "Укытучы-тәрбияче" номинациясендә иң яхшысы булды. Актив катнашулары өчен Фирдәүс Гыйбадуллина (Державино) һәм Ләйсән Шаһитовага (Урта Девятово) грамоталар тапшырылды.

Быел бөтенроссия конкурсының республика этабына узган елгы район конкурсы җиңүчесе Рәйсә Шабат (Комлы Ковали) барачак. Рәзинә Мөхәммәтшинаның республика конкурсына әзерләнү өчен бер ел вакыты бар - ул Лаеш районы данын 2014 елда яклаячак. Аңа үрнәк алырлык кеше бар: 2012 елда Имәнкискә педагогы Алия Шәймөхәммәтова республикада беренче урынны яулады һәм бүләккә iPad алды.

Татар теле укытучылары мондый конкурслар үзеңне камилләштерү өчен этәргеч булып тора һәм актив төстә тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә дип саныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс образование педагоги