Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Полиция хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы һәм батырлыгы күпсанлы бүләкләргә лаек

Район мәдәният йортында 10 ноябрьдә Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булды. Погоннарындагы йолдызчыклары ялтырап торырлык чистартылган парад мундирлары кигән җитди кешеләр тиз арада район мәдәният йортының тамашачылар залын тутырдылар. Чакырылганнар арасында ЭЭБ ветераннарын, халык дружиначыларын һәм кунакларны күрергә була иде. Закон сагында торучылар яңа гына...

Район мәдәният йортында 10 ноябрьдә Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булды.

Погоннарындагы йолдызчыклары ялтырап торырлык чистартылган парад мундирлары кигән җитди кешеләр тиз арада район мәдәният йортының тамашачылар залын тутырдылар. Чакырылганнар арасында ЭЭБ ветераннарын, халык дружиначыларын һәм кунакларны күрергә була иде. Закон сагында торучылар яңа гына керүче хезмәттәшләренә елмаеп, бәйрәмчә бизәлгән сәхнәгә кызыксынып күз төшерәләр.

Фанфараларның тантаналы тавышлары игътибарны залда барган хәлләргә юнәлтте. Экранда полиция хезмәткәрләренең көндәлек хезмәтен һәм сирәк ял мизгелләрен чагылдыручы фотосурәтләр пәйда булды. Слайдлар "02" - димәк, бәла чигенә..." дигән җыр сүзләре астында бер-берсен алыштыралар. Башкаручыларның яңгыравык тавышлары һәм көйнең ритмы җыелганнарның кәефен мизгел эчендә күтәрде.

Бәйрәм концертының тантаналы өлешен район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән котлау сүзләре белән Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов ачты.

-Сезнең фидакарь хезмәтегез - тынычлык һәм иминлек нигезе ул, - дип ассызыклады ул. Котлаулар Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Шамил Хуҗәхмәтовны ФСО ОГОның (Динамо) истәлекле медале белән бүләкләү һәм аңа "Татарстан Республикасының мактаулы динамочысы" исеме бирелү белән төгәлләнде. Шамил Зиннур улы үз чиратында хезмәткәрләрне һәм ветераннарны бәйрәм белән ихлас котлады:

-Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге хезмәткәрләре үзсүзлелек, максатка ирешүдә катгыйлык һәм һөнәри осталыклары белән аерылып торалар. Алар Төньяк Кавказ төбәгендә дә тәртип урнаштыралар, ватандашларының тыныч тормышы һәм иминлеге өчен шартлар тудыралар.

Бүлек начальнигы урынбасары - районның полиция начальнигы Олег Бондарев күкрәккә тага торган "ТР ЭЭМның мактаулы хезмәткәре" билгесе белән бүләкләнде.

Лаеш полициясе хезмәткәрләрен хезмәттә уңышлары өчен медальләр, мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләү тантанасы залдагыларның көчле алкышлары астында үтте.

Район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев, район прокуроры Дмитрий Белянин һәм башка чыгыш ясаучылар тәртип сакчыларына күп кенә җылы сүзләр адреслады.

"Экспромт" хореография студиясенең яшь катнашучылары барысын да концерт программасына кире кайтарды. Күңелле "Морячки" биюе өлкән тамашачыларны балаларча табигыйлыгы белән үзенә җәлеп итте. Екатерина Тарасованың скрипкада солосы җыелганнарны Besame Mucho көе белән тынычландырды. Музыканың нәфис авазлары закон сакчыларының чыныккан йөрәкләрен әсир итте.

Әлеге шатлыклы көндә инде янәшәдә булмаганнарны да онытмадылар. Ватанга хезмәттә гомерләрен биргәннәр истәлеген бер минут тын торып хөрмәтләделәр. Район мәдәният йорты директоры Юлия Плескач "Молитва" композициясе белән күңелләргә үтеп керде. Тынсыз калган зал тынлыгында бәллүр тавыш яңгырады. Роберт Рождественскийның үлемсез сүзләренә "Эхо любви" чараның вокаль өлешен дәвам итте.

Бәйрәм программасы "Вперед, Россия!" композициясенә көчле алкышлар белән тәмамланды. Искиткеч чара беркемне дә битараф калдырмады. Тәртип сакчылары йөзендәге елмаю - бәйрәм көненең яхшы башлануы нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево праздник полиция