Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Полициягә студентлар десанты төште

"Студентлар десанты" - Татьяна көнендә Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге шундый акция үткәрде. Аның хезмәткәрләре Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары белән очраштылар. Полиция хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, хокук саклау органнарына нинди юл илтә, эшнең катлаулылыгы нәрсәдә - бу көнне ЛТЭТ студентлары болар һәм башка бик күп нәрсә турында белделәр....

"Студентлар десанты" - Татьяна көнендә Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге шундый акция үткәрде.

Аның хезмәткәрләре Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары белән очраштылар. Полиция хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, хокук саклау органнарына нинди юл илтә, эшнең катлаулылыгы нәрсәдә - бу көнне ЛТЭТ студентлары болар һәм башка бик күп нәрсә турында белделәр.

Булачак юристлар белән очрашуны бүлек начальнигы ярдәмчесе - личный состав белән эшләү бүлеге начальнигы Антон Голубев алып барды.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Андрей Филоменко терроризм белән көрәшкә аерым игътибар бирде. Наркотик чараларны законсыз куллану һәм тарату аерым сөйләшү темасы булды.

Бүлек начальнигы урынбасары - тикшерү бүлеге начальнигы Елена Халитова җинаятьләрне ачу, җинаять эшләрен судка җибәрү сроклары турында сөйләде.

Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш төркеме җитәкчесе Александр Федорин икътисади җинаятьләрне тикшерүнең кызыклы фактларын мисал итеп китерде. Коррупцияне ачыклау буенча оператив эшнең кайбер серләрен ачты.

Очрашуда шулай ук Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге каршындагы иҗтимагый совет вәкиле Чыңгыз Рахманкулов та катнашты.

-Сезнең укытучыгыз Марина Карпова да сезгә күп кенә кызыклы һәм файдалы нәрсәләр сөйли ала, - дип студентлар игътибарын юнәлтте Антон Голубев. - Ул озак вакыт полициядә эшләде, бай тәҗрибәгә ия.

Мондый очрашулар үзен эчке эшләр органнарында эшкә багышларга уйлаганнар өчен зур әһәмияткә ия.

-Бу аерым хезмәт, аның өчен күп нәрсәне корбан итәргә туры килә, - дип кисәтте тыңлаучыларны Антон Сергеевич. - Анда эшне үзләренең тормыш рәвешенә әйләндергән кешеләр генә кала.

Ахырда студентлар белән бүлек буенча экскурсия үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X