Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

ПолитЗавод-2014 Яшьләр үз юлын сайлады

Район яшьләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасына вәкил сайладылар. Яшь буын тормышындагы әлеге истәлекле вакыйга узган атнада Лаешта "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" "ПолитЗавод-2014" республика иҗтимагый сәяси проекты кысаларындагы яшьләр форумы барышында булды. Исегезгә төшерәбез, безнең район яшьләре дә актив катнашкан әлеге проект барышында Татарстан Дәүләт Советы каршындагы...

Район яшьләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасына вәкил сайладылар.

Яшь буын тормышындагы әлеге истәлекле вакыйга узган атнада Лаешта "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" "ПолитЗавод-2014" республика иҗтимагый сәяси проекты кысаларындагы яшьләр форумы барышында булды. Исегезгә төшерәбез, безнең район яшьләре дә актив катнашкан әлеге проект барышында Татарстан Дәүләт Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасының республика муниципаль берәмлекләре вәкиллекләре өлешен формалаштыруга юнәлтелгән чаралар программасы күздә тотыла. Проектның төп максатлары булып "Яшьләр - сәясәткә" лозунгын гамәлгә ашыру, сәяси эшчәнлеккә төрле тармаклардагы яшь, талантлы белгечләрне җәлеп итү, Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясендә яшьләрнең электораль активлыгын күтәрү һәм аларның заманча иҗтимагый сәяси процесслар белән кызыксынуын арттыру тора.

Форумда катнашучыларны сәламләп, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре урынбасары, район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина делегатларны җирле бүлек секретаре исеменнән районның иҗтимагый тормышында активрак катнашырга чакырды. Ул шулай ук районның киләчәген бүгенге чыгарылыш сыйныф укучылары белән бәйләде, вузлар һәм сузлар тәмамлаганнан соң алар үзләренең туган шәһәрләренә, районның башка торак пунктларына кире кайтырлар дигән өмет белдерде. Аларны һәрчак көтәләр. Тавыш бирү башланганчы яшьләр белән "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасы төбәк штабы җитәкчесе Ксения Владимирова аралашты.

-Сез бүген тавыш бирәчәк кеше биш ел дәвамында республика Дәүләт Советында сезнең мәнфәгатьләрне яклаячак. Үз лидерыгыз аша сез теләкләрегезне җиткерә алачаксыз, мәсәлән, районда нәрсәдер төзү, ачу, булдыру турында. Сез бергәләп район, республика, илнең сәяси тормышында да катнашачаксыз, - дип ассызыклады чыгыш ясаучы.

Проект җиңүчесе роленә өч финалист дәгъва итте - Лаеш шәһәре башкарма комитеты юристы Александр Портнов, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге башкарма комитеты белгече Родион Емельшин һәм ЛТЭТ укытучысы Евгений Фадеев. Форум барышында кандидатлар аудитория һәм комиссия әгъзалары алдында районда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру программасы белән чыгыш ясадылар. Яшерен тавыш бирүдә 130 делегат катнашты, аның нәтиҗәләре буенча Александр Портнов "ПолитЗавод-2014" проекты җиңүчесе булды.

"Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" район штабы әгъзалары Родион Емельшин белән Александр Портновка "Бердәм Россия"нең партия билетларын тапшыру форум эшенең мөһим мизгеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев