Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әниләр көне уңаеннан

Лаешта яшәүче хатын-кызлар үткән чәршәмбедә Россиядә Әниләр көне белән котлаулар кабул иттеләр.

Район мәдәният йортында булган тантаналы өлеш барышында залда утыручыларга район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән һәм шәхсән үзеннән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән Илгизә Тимершина мөрәҗәгать итте.

-Бу көнне без үзебезнең иң якын һәм кадерле кешеләребез - әниләребезгә чиксез яратуыбызны күрсәтәбез. Әлеге бәйрәм сезгә тагын бер кат ана мәхәббәте һәм кайгыртуы, аңлавы һәм мәрхәмәте өчен зур рәхмәт әйтергә мөмкинлек бирә. Нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет телибез сезгә, кадерлеләребез!

Залдагы хатын-кызлар - әниләргә Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге начальнигы Александр Афанасьев аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул Ватан сакчылары тәрбияләүче аналар хезмәтен билгеләп үтте. Безнең районда Кораллы көчләр сафларына ике һәм аннан күбрәк ул үстереп озаткан аналар аз түгел. Һәм бүген алар үз уллары белән горурлана алалар. Ветераннарның район советы рәисе Рашат Булатов үз котлавында хатын-кызларның бөеклеге ана булуда икәненә басым ясады.

Тантанага чакырылган хатын-кызларны балалар үз игътибарлары белән шатландырды. Бу көнгә алар алдан әзерләнгәннәр, аерым алганда, рәсемнәр конкурсында катнашканнар. Үз портретларын район мәдәният йорты фойесын бизәүче шарларда күрү күп әниләр өчен күңелле сюрприз булды. Бәйрәм программасында да балалар яхшы чыгыш ясадылар.

Бәйрәм программасының нигезендә "Казан" хореография ансамбле чыгышы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РДК концерт День матери

2
X