Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

"Максат куйсаң – мөмкинлек табыла"

Ипотека турында сүз чыккач үзләренең тораклары булмаган гражданнар: "Алыргамы, алмаскамы?" - дип уйга калалар. Аның адресына юмористлар нинди генә мәзәк әйтмиләр. Аның тискәре якларыннан уңайлары шактый күп, ә иң мөһиме - үз квартираңда яшәү мөмкинлеге.

"Безнең башка юл юк иде, - диләр дәүләт программасында катнашуга имза куючылар. Торак алу өчен бу безнең бердәнбер өметебез".

Ипотекага керүчеләргә нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килгән, алар аны ничек җиңәләр һәм анда катнашучыларның социаль ипотека турында фикерләре нинди, газетабыз хәбәрчесе боларны ачыкларга булды.

Архипова Нәзилә, шәфкать туташы, ике бала әнисе, ире юк.

-Минем үз торагым булмады, ә балалар үсә, вакыт үтә - 2007 елда торак фондны исәпкә алу бүлегендә миңа нинди документлар җыярга кирәклеген аңлаттылар. Мин программаны карадым, нечкәлекләренә төшендем. Квартир бәясеннән (аның бәясе 1 миллион 700 мең сум) 10% күләмендә беренче взносны кертү таләп ителә. Мин кирәкле сумманы кертергә ашыкмадым, чөнки әле тулысынча хәл итмәгән идем. Ай саен 2-3 әр мең сум түләдем. Әтиемә рәхмәт, ул бераз булышты, үз пенсиясен күчерде. Кызганычка каршы, әтием иртәрәк үлде. Әмма аның ярдәме минем өчен зур булды-таләп ителгән 10% түләнде.

Тагын бер кат барысын исәпләгәч куркып калдым: ипотека исәпләнгән 25 елда миңа шактый сумма түләргә туры киләчәк. Торак миңа биш миллионга төшә... Шикләнеп куйдым: бу сумманы мин түли алырмынмы? Шулай да миңа 45 яшь, ике бала, ялгызым, ярдәм көтәр җирем юк... Шул вакытта квартирны йөкләтеп милеккә эшләтү мөмкинлеге биргән закон чыкты. Ул чакта квартирны сатып алу буенча түләүләрнең гомуми суммасы да кими. Бу минем карарны ныгытты. Тагын бер мәртәбә торак комиссиясе хезмәткәрләре белән киңәштем, барлык детальләрне ачыкладым. Ниһаять, батырлык җыеп карар иттем. Хәзер ай саен биш мең түлим. Мөмкинлек булганда күбрәк тә түлим. 25 елдан соң минем соңгы взносым 13500 сум булачак. Интернеттан акчаларымның счетка килүен, тагын күпме түлисе калганны күзәтәм. Бу уңайлы, чөнки барысы ачык, үтә күренмәле - взнослар белән астыртын эш итеп булмый. Без ике бүлмәле яңа квартирга кергәч мин ирексездән: "Матур, җылы, уңайлы, - дип куйдым. - Миңа моның өчен күпме түләргә кирәк әле!" Улым төзәтте: "Әни сиңа түгел, ә безгә. Без ярдәм итәрбез". Балалар ярдәме дә зур роль уйный. Минем хезмәт хакым зур түгел: уртача аена 7-8 мең сум чыга. Өстәмә эш эзләргә туры килә, бераз әнием ярдәм итә. Хәтта әз-әзләп калдыра да алам: хәзер кухня гарнитурына җыям. Әле улымны да укытырга кирәк, ул мәктәптән соң бюджет нигезендә медколледжга керергә ниятли. Аның укуына түли алмаслыгымны белә... Ул акча бәясен белә-җәй көне 15 мең сум акча эшләде, шуңа күрә мәктәпкә кирәкле әйберләрне үзе алды. Бүген балык тотарга китте - алла боерса кичке ашка балык була. Менә шулай әкренләп яшибез. Кызымны кияүгә бирдем - декабрьдә туйлары булды. Яшьләр әлегә минем янда, әмма үз куышларын булдырырга уйлыйлар: киявем йорт сала. Акча бер кайчан да җитми ул, әмма максат куйсаң, мөмкинлеге дә барлыкка килә. Кешегә акча түләп фатирда торганчы, үзеңнекенә акча кертү яхшырак. Танышларым миңа карап социаль ипотека программасына керергә планлаштыралар. Карар кабул итә белү кирәк. Тагын шуны да әйтәсем килә, без тагын да дуслаштык, ипотека гаиләне берләштерде, без бер-беребезне яхшырак аңлыйбыз. Квартир өчен мин 70 яшемдә түләп бетерәчәкмен! Ә бит минем ике балам-минем терәгем. Курыкмаска гына кирәк.

Эльвира һәм Марат Гыйрфановлар. Хатыны - "Ашыгыч ярдәм" фельдшеры, ире - РЭГС хезмәткәре. 16, 10 һәм 4 яшьлек өч балалары бар.

-Без 17 ел иремнең әти-әниләре белән яшәдек, - дип сөйли өч бүлмәле квартир хуҗабикәсе. - Балалар туды, кысанрак булды, үз торагыбызны да булдырасы килде. Әмма безнең теләк мөмкинлеккә туры килмәде. Менә республикада соципотека программасы тормышка ашырыла башлады. Без ирем белән киңәшкәч, анда катнашырга булдык. 2006 елда гариза бирдек, ә 2009 елда ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды белән килешү төзедек һәм ай саен ГЖФ да безнең исемгә ачылган счетка 2500 әр сум акча түли башладык. Шулай итеп, без үзебезнең башлангыч взносны керттек. Башта безгә Столбищеда коттедж тәкъдим иттеләр, ләкин аның артык кыйммәт булуын белеп без баш тарттык. Лаештан да китәсе килмәде - эшебез, әти-әниләр монда. Шуңа күрә ипотека программасының район үзәгендә эшли башлавын көттек.

Шундый нигезләмә бар, әгәр "ипотека чоры" дип йөртелгән вакытта балалар туа икән гаиләгә һәр туган балага 200 әр мең сум акча бирелә. Бу акчалар гаиләнең ипотека счетына күчерелә. Безнең кызыбыз туды һәм ул тугач күчерелгән 200 мең сум зур ярдәм булды - башлангыч взнос суммасы күбәйде. Безгә Лаешта төзү планлаштырылган йорттан өч бүлмәле квартир тәкъдим иттеләр. Без әлбәттә ризалаштык. Квартирны йөкләтеп милеккә алу да барлык түлисе сумманы киметте. Беренче вариантта яңа торак безгә 4 миллион 750 мең сумга төшәсе иде. Ипотека программасының бу карары көчкә керү белән без 20 елда 3 миллион 250 мең сум түлибез, ягъни миллион ярымга ким! Бу бездә үз торагыбызны сатып алуга өмет өстәде. Түләү графигы буенча без ай саен 5600 сум түли башладык. Әкренләп бу сумма арта һәм 2038 елда соңгы взносыбыз 15 мең 382 сум тәшкил итәчәк.

-Әлбәттә, безгә җиңел түгел, - дип сүзгә кушыла гаилә башлыгы. - Минем хезмәт хакым 17 мең чамасы, хатыным "ашыгыч ярдәм"дә 12 мең сум ала. Әле бит өч бала бар. Коммуналь хезмәтләргә күп китә, әти-әниләр дә карталарга ярдәм кирәк. Үзеңә селкенергә кирәк, кул кушырып утырып булмый. Шуңа күрә хезмәт хакына гына яшәп булмый, тырышабыз инде. Ярдәмче хуҗалык булыша. Үгез асрыйбыз, шуңа күрә һәрчак итебез бар. Печән сатып алмыйбыз-үзебез әзерлибез. Бәрәңге, яшелчәләр үзебезнеке. Хатыным бәйли, кирәк чакта тегә дә. Шул ук бияләй, оекбашлар, шарфларны сатып алмыйбыз. Вактөяктә экономиялибез кебек, әмма шундый вактөяктән саллы сумма җыела. Экономияләргә дә туры киләләкин үзебездә.

-Мин, мәсәлән, чәшке тунга исәп итмим, - диеп елмаеп өсти Эльвира Рифановна. Ирем алтын куллы минем. Карагыз нинди кухня өстәле ясады: матур, җыйнак. Үзебез ясаганы беленми дә. Кухня гарнитурына заказ бирдек-кыйммәт түгел, әмма зәвык белән эшләнгән. Әлегә яхшы мебель юк - фәкать иң кирәклеләре генә. Әкренләп алырбыз әле.

-Әлбәттә, көчебездән килгәнне алырбыз, - дип аның белән ризалаша Марат Габдуллович. - Без барысын да үз көчебез белән эшләргә күнеккән. Балалар да шуңа өйрәнә, акчаны эшләп аласын беләләр. Олысы җәй көне эшләде, мәктәпкә киемнәрне үз акчасына алды. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышабыз. Улым спорт белән мавыга, мин үзем җәяү йөрергә яратам. Күрәсезме, күп кешеләр артык иркәләнделәр-кибеткә кадәр 200 метр ара, ә алар анда машина белән баралар...

Бездән еш кына. ничек ипотека алырга, түләү кыенга туры киләме дип сорыйлар. Мин аларга үз мөмкинлекләрен исәпләргә, үзләренә ышанырга киңәш итәм. Ялкауланырга ярамый, чөнки хәзер бер генә нәрсә дә буш түгел, ә дәүләт мөмкинлек бирә. Ипотека-кирәкле эш һәм, иң мөһиме, кешеләр өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ипотека участники госпрограмма