Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Пәрәү – үрнәк авыл заг

Үткән чәршәмбедә, 25 гыйнварда, булган отчет сессиядә шулай дип билгеләп үттеләр. Аның эшендә район башлыгы Михаил Афанасьев һәм мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Район Советы һәм башкарма комитет вәкилләре дә бар иде. Михаил Афанасьев сүзләре буенча, Пәрәүдә зур проблемалар юк. Монда авыл тормышы мәшәкатьләре шәһәр уңайлыклары белән аралашкан: газ, электр...

Үткән чәршәмбедә, 25 гыйнварда, булган отчет сессиядә шулай дип билгеләп үттеләр.

Аның эшендә район башлыгы Михаил Афанасьев һәм мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Район Советы һәм башкарма комитет вәкилләре дә бар иде.

Михаил Афанасьев сүзләре буенча, Пәрәүдә зур проблемалар юк. Монда авыл тормышы мәшәкатьләре шәһәр уңайлыклары белән аралашкан: газ, электр энергиясе, су. Мәктәп, почта бүлеге, фельдшерлык - акушерлык пункты, 300 урынлык мәһабәт мәдәният йорты эшли.

-2017 елга планнар тормышка ашарлык,- дип исәпли район башлыгы. - Алар үтәләчәк. Пәрәүдә спорт мәйданчыгы төзиячәкбез. Мини-футбол кыры 4 миллион сумнан артык тора - җитди объект. Бу корылманы уку процессында Файдаланып булырлык итеп мәктәп янәшәсендә урнаштырачакбыз. Авыл яшьләре дә монда килеп шөгыльләнәчәк. Пәрәүдә футбол буенча уңышлар бар, шуңа күрә дә спортның бу төренә өстенлек бирәбез.

Балаларның аз булуы, ә үлүчеләрнең туучылардан күп булуы борчый. Йортлар салырга, җир бүлергә кирәк. Гаилә фермалары булдыру, терлекләр үрчетү, бал кортлары, һөнәрчелек белән шөгыльләнү өчен яшләрне авылга җәлеп итү зарур.

-Кече бизнесны үстерү сорала, - авыл җирлеге алдына Михаил Павлович шундый бурыч куйды. - Уңай үрнәкләр бар: җирле егетләр такта яру цехы булдырганнар, умарталар ясыйлар. Сезнең белән безнең бурыч - һәр кешене эшле итү. Гаилә фермалары төзү кирәк. Пәрәүдә эшчән халык яши. Алар барысын булдыралар.

Район башлыгы клуб эшенә аерым басым ясады һәм аның директоры Фәридә Гомәрованы бүләкләүгә документлар әзерләргә кушты.

Авыл җирлеге грант буенча балалар мәйданчыгы алган. Хәзер ул саклауда. Һава торышы мөмкинлек бирү белән аны урнаштырачаклар.

Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Лаеш районында социаль өлкәгә зур игътибар бирелүен ачык күрсәтә торган саннар китерде.

-Мәдәнияткә 92 миллион сумнан артык акча бүленгән, бу район бюджетының 9,1 процентын тәшкил итә, - дип әйтеп үтте министр. - Республика буенча бу сан уртача 5,1 процент тәшкил итә. Китапханәләрне тулыландыруга акчалар тоту буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе Лаеш районында. Мәдәният хезмәткәрләре грант конкурсларында катнашалар һәм өстәмә акчалар җәлеп итәләр, мәсәлән, 2015 елда биш грантта катнашканнар.

Чыгыш ясаучылар сүзләре беткәч залдан сораулар килде. Авыл халкы теләге булганнар чиста чишмә суы эчә алсын өчен колонка куюны сорый. Башлык колонка кую белән бергә бу урынны төзекләндерүне дә тәкъдим итте: "Беседка куярга, аны әйләндереп алырга, чиста, матур, үзенә тартып торырлык булсын".

-Менә шул чакта дөньяга аваз салучы сабыйлар саны да артыр,- диде залда утыручы.

Авылда яшәүчеләрне МТС һәм Билайн элемтәсенең начар булуы, Яңа урамда яктырткычлар булмау һәм авылны баса башлаган балтырганга каршы көрәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район