Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Прайм-лига“ кубогы өчен кандидатлар һәм сайлаучылар көрәште

Республика шәһәрләре һәм районнарында праймериз процедурасы төгәлләнү уңаеннан спорт ярышлары үтте. "Прайм-лига" кубогына ярышларны оештыручы буларак "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекләре башкарма комитетлары чыкты, чөнки аның сайлау алды программасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау соңгы урында тормый. -Лаешның 2 нче мәктәбе футбол мәйданчыгында чып-чын яшьлек һәм спорт бәйрәме үтте. Мини-футбол буенча...

Республика шәһәрләре һәм районнарында праймериз процедурасы төгәлләнү уңаеннан спорт ярышлары үтте. "Прайм-лига" кубогына ярышларны оештыручы буларак "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекләре башкарма комитетлары чыкты, чөнки аның сайлау алды программасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау соңгы урында тормый.

-Лаешның 2 нче мәктәбе футбол мәйданчыгында чып-чын яшьлек һәм спорт бәйрәме үтте. Мини-футбол буенча матчта ике команда: сайлаучылар һәм Лаеш районының вәкиллекле хакимият органнарына депутатлыкка кандидатлар очрашты. Матч җыелган яшьләрдә зур кызыксыну уятты. Депутатлыкка кандидатлар командасы вәкиле, "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" район штабы җитәкчесе Александр Портнов һәм сайлаучылар вәкиле, "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәт җитәкчесе Герман Гайнетдинов көрәшче сыйфатларын актив күрсәттеләр.

Ике таймлы матч матур һәм тамашалы үтте. Башта инициативаны кандидатлар яулады. Әмма бераздан сайлаучылар алга чыкты һәм 7:4 исәбе белән җиңде. Көн геройларын һәм "Прайм-лига"да катнашкан һәркемне "Бердәм Россия" партиясенең Лаеш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Роза Мышева, Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Иван Алешин котлады. Тантаналы рәвештә "Прайм-лига" кубогы, медальләр тапшырылды.

Ярышларны уңышлы үткәрү яшьлек һәм спорт бәйрәме белән шәһәр пляжында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево лаеш Праймлига