Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Праймеризга әзерләнәбез

Җиденче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлыгына "Бердәм Россия" партиясеннән тәкъдим ителгән кандидатлар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән очрашуы күп кеше катнашында Комлы Ковалида булды. Людмила НИКИФОРОВА Автор фотосы Видеосюжет газета сайтында Очрашуны алып баручы Юлия Нигъмәтуллина, алдан тавыш бирүнең Татарстан төбәк оештыру комитеты әгъзасы, килүчеләргә 22...

Җиденче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлыгына "Бердәм Россия" партиясеннән тәкъдим ителгән кандидатлар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән очрашуы күп кеше катнашында Комлы Ковалида булды.

Людмила НИКИФОРОВА

Автор фотосы

Видеосюжет газета сайтында

Очрашуны алып баручы Юлия Нигъмәтуллина, алдан тавыш бирүнең Татарстан төбәк оештыру комитеты әгъзасы, килүчеләргә 22 майда булачак алдан тавыш бирү тәртибе (праймериз) турында искәртте. Район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина республикада беренче булып мондый очрашу үткәрүне ышанып тапшырулары өчен "Бердәм Россия" партиясенең Лаеш җирле бүлеге секретаре Михаил Афанасьев исеменнән рәхмәт белдерде.

-Безнең бүлек барлык сайлау кампанияләрен тиешле дәрәҗәдә үткәрде. Лаеш районында яшәүчеләр "Бердәм Россия" партиясе кандидатларына ышаныч күрсәттеләр,-дип билгеләп үтте Илгизә Тимершина.

Аннан соң ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Казан энергетика техникумы информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов сүз алды. Алар РФ Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатлар көрәшендә.

Эльмира Зарипова халыкны эш белән тәэмин итүгә, "ак" хезмәт хакына һәм аз тәэмин ителгән гражданнарга социаль түләүләргә басым ясады.

Сайлаучылар Раил Шәмсетдиновны аеруча игътибар белән тыңладылар. Бу яшь укытучының якташыбыз, Имәнкискә мәктәбен тәмамлавы белән генә аңлатылмый. Әгәр хезмәт министры - тәҗрибәле кеше дәүләт позициясеннән чыгып фикер йөртсә, техникум укытучысы үзенең чын күңелдән омтылуы белән җәлеп итте.

Раил Шәмсетдинов югары уку йортын тәмамлагач аспирантурада укыган, 2010 елда кандидатлык диссертациясе яклаган. 2015 елда "Полит-завод", республика иҗтимагый-сәяси проекты финалына чыга. 2013 елда "Урта һөнәри белем бирү системасында ел укытучысы" республика конкурсында җиңү яулый, 2014 елда мәгариф өстенлекле милли проект кысаларында "Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы" дип таныла. Ул алдан тавыш бирүгә шундый йөк белән бара.

-Мин үзебезнең район һәм республика язмышына битараф түгел. Мин үземнең туган ягым патриоты. Ә патриотизм тойгыларын миндә укытучым, остазым Кәүсәрия Гаязовна Гаянова уятты, ныгытты,-дип рәхмәт белән әйтеп үтте Раил Шәмсетдинов.- Яшьләргә әхлак, патриотик тәрбия бирүдә җитди проблемалар бар. Аларны ашыгыч төстә Мәскәүдә, Дәүләт Думасында гына түгел, ә җирле дәрәҗәдә хәл итү зарур. Район һәм бар республика яшьләренә әхлак тәрбиясе бирү программасы кирәк. Спорт хәрәкәтен үстерүгә игътибар итү сорала. Физкультура укытучылары атнага бер мәртәбә әхлак темаларына, мәсәлән, "Яшь спортчы-үрнәк алырлык кеше" лекция үткәрсәләр, күренекле спортчылар турында видеороликлар күрсәтсәләр бик яхшы булыр иде. Бу идеяләрне тормышка ашыру өчен югары дәрәҗәгә чыгу сорала, һәм мин сезнең яклауга исәп итәм. Без бергә булсак барысы булыр.

Кәүсәрия Гаянова үз укучысына ышануын белдерде.

-Россиянең киләчәге шундый яшьләр-акыллы, саф күңелле, дөрес фикер йөрткән-кулында булуына ышанам. Мин сезне якташыбызны якларга чакырам,-дип мөрәҗәгать итте ул очрашуда катнашучыларга, ә аннан соң элекке укучысына үз сүзләрен җиткерде:

-Синең үзәгең нык, шуңа күрә бар уйланган эшләрең тормышка ашар.

Кәүсәрия Гаянова Лаеш районында Раил Шәмсетдиновның ышанычлы заты булырга ризалык бирде.

Шул ук көнне республиканың дүрт районында алдан тавыш бирүдә катнашырга теләгән кандидатлар белән очрашулар булды.

Россиянең киләчәге акыллы, саф күңелле, булсын дип йөргән кешеләр кулында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район встреча с избирателями