Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

БЕРЕНЧЕ КАБУЛ ИТҮ, ӘММА СОҢГЫСЫ ТҮГЕЛ

Үткән пәнҗешәмбедә Лаеш шәһәре, Ленин урамы, 31 йорт адресы буенча урнашкан тәртип саклау терәк пунктында РФ ЭЭМ Лаеш районы бүлек начальнигы полковник Шамил Хуҗәхмәтов гражданнарны кабул итте.

ТРның "ТРда җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнар катнашуы турында"гы законы нигезендә 2007 елда булдырылган җәмәгать тәртибен саклау терәк пунктлары (ОПОП) һәм алар каршындагы җәмәгатьчелек советы хокук саклау органнарына, муниципаль берәмлекләр органнарына, шулай ук предприятиеләр, учреждениеләр һәм башка милек формасындагы оешмаларга җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә ярдәм итәргә бурычлылар. Моннан тыш, җинаять кылган һәм хокук бозган өчен ЭЭМ бүлегендә исәптә торган затлар белән профилактикалау эше буенча да ОПОПка зур өметләр баглана. Терәк пунктларның эшчәнлеге нәтиҗәлерәк булсын өчен халык белән эшләүнең яңа формалары һәм алымнары кирәк. Узган атнада шуларның берсе-полиция бүлеге җитәкчесенең гражданнарны кабул итүе сынап каралды. Ул көнне бүлек начальнигына мөрәҗәгать итүчеләр күп булмады (мөгаен, мондый очрашулар турында газета аша гына игълан итү җитмидер), Ш.Хуҗәхмәтов сүзләре буенча, халыкны кабул итү ай саен үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прием Кузахметов ОПОП