Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Тәрбиягә бала алган гаиләләр консультация алды

Узган атнада район мәдәният йортында прокуратура, мәгариф һәм социаль яклау бүлекләре, опека һәм попечительлек секторы, суд приставлары, балалар шәфкатьлелек ордены һәм башка кызыксынган хезмәтләр җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында "түгәрәк өстәл" булды.

Мондый форматта очрашу беренче тапкыр үткәрелде. Аның инициаторлары - "Семь плюс я" клубы әгъзалары булган әти-әниләр, ә район җитәкчеләре үз йортына ятим балаларны сыендырган гаиләләр теләген хуплады. Сораулар шактый күп төрле иде: бала алган гаиләләр балалары өчен бушлай туклану оештыру, мәктәп укучыларын китаплар белән тәэмин итү, балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру, ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән әти-әниләрдән алимент түләтү, мәктәп яны территориясен төзекләндерү һәм башкалар. ВТЭК үтү темасы аеруча кискен тора. Кулында бер яки ике авыру баласы булган әти-әниләргә күп санлы кабинетлар бусагасын таптарга, бер медицина учреждениесеннән икенчесенә йөрергә туры килә. Күп балалы һәм бала алган гаиләләргә бирелгән җир участоклары белән килешүләр төзү дә күп кенә сораулар тудырган. Киләчәкне күздә тотып, әти-әниләр тәр-биягә алынган балаларның туганнары тарафыннан җир участокларына яки анда төзелгән йортка дәгъвалардан үзләрен якларга телиләр.

Нигезле сөйләшү ике як өчен дә файдалы булып чыкты. Район хезмәтләре вәкилләре проблемалы урыннарны үз күзләре белән күрделәр, ә әти-әниләр үзләре өчен мөһим булган сорауларга җавап алу мөмкинлегенә ия булдылар. "Әти-әниләр ачыктан-ачык сөйләшүгә килгәннәр, димәк, безгә ышаналар, - ди район башкарма комитеты җитәкче урынбасары Гөлнара Шәрипова. - Мондый очрашуларны ярты елга бер үткәрергә булдык".

"Түгәрәк өстәл"гә әти-әниләр балалары белән килгәнлектән, оештыручылар сабыйлар өчен күңел ачу программасы әзерләгән иделәр. Әңгәмә тәмамланганнан соң аңа өлкәннәр дә кушылды. Район китапха-нәсе хезмәткәре Елена Галимова һәм Лаешның 2 нче мәктәбе тугызынчы сыйныф укучысы Софья Созинова кызыклы биюләр һәм театральләштерелгән тамашалар белән кунакларны мавыктыра алдылар.

"Минем гаилә" иҗат эшләре республика конкурсының район этабында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү районның төрле авылларыннан килгән тәрбиягә бала алган 11 гаилә катнашкан очрашуның иң күңелле мизгелләре булды. Регина һәм Ангелина Дергуновалар, Николай Захаров, Анастасия Федорова һәм башка күп кенә балалар грамоталар һәм акчалата бүләкләр алды. "Безнең барлык балалар да төрле республика конкурсларында катнашалар, - дип аңлатты газетабызга балалар шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина. - Ә район мәдәният йортына алар төрле түгәрәкләргә килә".

Менә шулай, гомуми тырышлык белән, изге күңелле кешеләр теге яки бу сәбәпле үз әти-әниләре белән яшәмәүче балаларның тормышын ачык якты төсләр белән баета.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РДК встреча СОЦСРЕДА