Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Җиңү паркы заманча төс алачак

Якын арада Җиңү паркы лаешлылар һәм шәһәр кунаклары өчен яңача ачылачак. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында монда үзәк өлешне реконструкцияләү белән бер үк вакытта төрле яшьтәге шәһәр халкы өчен ял зонасын төзекләндерәләр.

Район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Юлия Фәйзуллина билгеләп үткәнчә, паркта үзгәртеп корулар ике ел тирәсе элек башланган. Анда килүчеләр уңайлыгы өчен җәяүлеләр аллеясын төзекләндергәннәр. Соңрак кешеләр постаментка ике берәмлек хәрби техника урнаштырылу шаһитлары булдылар. Якын арада подрядчылар яшел зонаны төзекләндерүгә керешәчәкләр. Санитар чистартудан соң паркның бар периметрында яңа агачлар һәм куаклар утырту планлаштырыла. Реконструкциянең расланган схемасына ярашлы төстә парк территориясендә җәяүлеләр юлларының озынлыгы, шулай ук ял итүчеләр өчен утыргычлар саны арттырылачак. Халык үтенече буенча, балалар мәйданчыгын, велосипед юлларын төзекләндерү каралган. Паркка дүрт яктан диагональ юнәлешләр буенча керергә мөмкин булачак, аларны лаешлылар күптән үзләре билгеләгән. Моннан тыш, парк периметры буенча сәүдә нокталары ачу мәсьәләсе карап тикшерелә.

Хәзерге вакытта берничә иҗат төркеме мемориаль зонаны реконструкцияләү проекты өстендә эшли. Тәкъдим ителгән вариантларның иң яхшысын сайлап алачаклар. Хәзергә шунысы билгеле: азат итүче сугышчы һәйкәле каршында Лаеш районының Советлар Союзы Геройлары һәм Дан Орденының тулы кавалерларының алты бронза бюсты куелган төп аллея булачак.

Өстәмә яктырту фонарьлары урнаштыру һәм бар территориядә коймаларны алыштыру да планда. Район башлыгы Михаил Афанасьев үтенече буенча Җиңү паркын реконструкцияләүгә кирәкле акчаларны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүлеп биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево реконструкция Парк победы

2
X