Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Полиция эшенең принциплары – законлылык, гаделлек, ачыклык

Россия эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы бүлеге белән хәзерге вакытта полиция полковнигы Шамил Хуҗәхмәтов җитәкчелек итә. Бүлектә 134 кеше эшли, аларның уртача яше - 30-35 яшь.

Җинаятьләрне ачу һәм профилактикалау, террорчылыкка һәм наркоманиягә каршы көрәш һәм башка күп нәрсә - җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең күренми һәм күп көч таләп итә торган хезмәте. 2013 елның тугыз аенда узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ачылган һәм судка җибәрелгән җинаять эшләре саны 31 % ка диярлек арткан.

Полициянең участок уполномоченныйлары - кешеләр белән турыдан-туры эшләүче звено. Күп кенә авыл кешеләре иң беренче чиратта аларга мөрәҗәгать итә. Участковыйлар көче белән ачылган җинаятьләр саны бер генә түгел.

Дежур часть хезмәткәрләре беренче булып талау, көчләү, үтерү һәм башка җинаятьләр турында шалтыратулар алалар, зыян күрүчеләр гаризаларын кабул итәләр һәм опертөркемнең "кайнар эзләр буенча" җинаять ачуга чыгуын оештыралар. Ул бүлекнең "алдынгы форпосты", закон бозулар турында бар мәгълүмат монда агыла.

Республиканың күп кенә районнарыннан аермалы буларак, бездә эксперт-криминалист эшли. Николай Николаевның җиде төрле эксперт тикшерүе үткәрүгә хокукы бар. Аның кебек тәҗрибәле экспертлар республикада бик аз. 9 ай эчендә ул 242 эксперт тикшерүе һәм 103 җинаять урынын карау үткәргән, алар барысы да нәтиҗә биргән.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү ЮХИДИ хезмәткәрләренә йөкләнгән. Профилактик рейдлар һәм халык белән әңгәмәләр, юл-транспорт һәлакәте урынына чыгулар, юлларда хокук бозуларны кисәтү, бозучыларга карата билгеле тәэсир итү чаралары куллану - бу әлеге бүлекчә хезмәткәрләре эшчәнлегенең зур булмаган исемлеге.

Ведомстводан тыш сак бүлегенең төп бурычы - гражданнар һәм оешмалар милкен ышанычлы саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш. Әлеге бүлек хезмәткәрләре үзләре саклаган объектларга чит кешеләр үтеп керүгә тиз арада чара күрәләр. Алар Лаешта җәмәгать тәртибен саклыйлар, көндез һәм төнлә шәһәр урамнарында патрульлек итәләр.

Бүлек эшен эчке хезмәт хезмәткәрләреннән башка күз алдына китерү кыен. Штаб мәгълүмати-аналитик эш үткәрә, бүлекчәләр эшендә "көчсез звено"ны әйтеп бирә. Нык тыл һәр очракта һәм теләсә кайсы вакытта да мөһим. Тылдагылар өзлексез элемтәне, җиһазларның нормаль эшләвен тәэмин итәләр, бинаның саклануын күзәтәләр.

Личный состав белән эш бүлеге кирәкле дәрәҗәдәге белгечләр сайлау белән шөгыльләнә. Аның хезмәткәрләре вазифага кандидат сайлау стадиясендә кешенең сәләтен күрә, аның нинди хезмәттә үзен күрсәтә алуын билгели алалар.

Бүлекнең барлык бүлекчәләре дә килешеп эшләгәнлектән агымдагы елда җинаятьләр ачылышы 9%ка диярлек арткан. Шуны әйтергә кирәк, ачылмаган эшләрне архивка тапшырмыйлар. Мәсәлән, быел 2012 елда эшләнгән 28 җинаять ачылган, шул исәптән бер үтерү.

2009 елдан районда тулаем җинаятьчелек кимү күзәтелә. Бу полициянең профилактикалау эше узган ел белән чагыштырганда нәтиҗәлерәк икәнен күрсәтә. Әгәр җинаять төрләре буенча карасак, урлаулар саны 233 тән 186 га, талаулар сигездән өчкә кадәр кимегән. 2013 елда бер генә янап ни дә булса таләп итү очрагы да теркәлмәгән (2012 елда - 2 очрак). Икътисад өлкәсендә 63 җинаять ачыкланган (2012 елда - 23). Хәзергә дача, өй, кибет басу кебек җинаятьләрне кисәтү һәм ачу буенча теләгән нәтиҗәгә ирешелмәгән. Һәм һәр нәрсәгә аек карарга кирәк: милек җинаятьләре белән көрәш системалы төстә булырга һәм җәмәгатьчелек ярдәменә таянырга тиеш.

Алкоголь җинаятьчелеккә этәрә - бу закончалык. Узган тугыз айда исерек хәлдә закон бозучылар 2012 ел белән чагыштырганда 35,7% ка арткан. Шуңа күрә полиция хезмәткәрләре билгеләнмәгән вакытта һәм балигъ булмаган үсмерләргә спиртлы эчемлекләр сатучы кибетләргә даими төстә рейдлар үткәрәләр. Шунысы шатлыклы, мондый кибетләр адресларын кешеләр үзләре хәбәр итә. Ачыкланган бозулар буенча сәүдә нокталарының намуссыз сатучылары һәм хуҗаларына штрафлар салына һәм шактый сизелерлек.

Полицейскийлар һәм җәмәгатьчелекнең уртак тырышлыгы җинаятьләр ачылышына уңай йогынты ясый. Моңа заманча технологияләр дә ярдәм итә. 2013 елның февраленнән республикада программа комплексының яңа версиясе кертелгән. Аның ярдәмендә бер генә тапкыр булса да закон бозган һәр кеше турында мәгълүматлар кертелгән бердәм республика базасыннан файдаланырга мөмкин. Универсиада алдыннан "Столбище" полиция бүлегендә бармак эзләре алучы яңа аппарат урнаштырылган. Бармак эзләре сканерлана һәм интернет аша Казанга җибәрелә.

Безнең тынычлыкны саклаучыларның хезмәте мөһимлеген һәм катлаулылыгын искә алып республика һәм район хакимиятләре полиция хезмәткәрләренә һәртөрле ярдәм күрсәтәләр. Участок уполномоченныйлары йортлары ачылу, квартир сатып алуга һәм Сокурыда автошәһәрчекне төзекләндерүгә сертификатлар бирелү моның ачык мисалы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник полиция

2
X