Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

"Сезгә Кыш бабай килде!"

Чибәр Кар кызы һәм шат күңелле Кыш бабай Лаеш өйләренең берсенең ишеген шакыды: "Исәнмесез! Яңа ел белән!". Ишекне яшь ханым ачты, елмайды: "Түргә узыгыз!" Борылып бүлмә эчендәгеләргә кычкырды: "Монда килегез!" Ике бала - 11 яшьлек кыз һәм дүрт яшьлек бәләкәч әкият геройларын көтмәгәннәр, гаҗәпләнделәр. "Шигырь сөйлисезме? Ә син ничәнче сыйныфта...

Чибәр Кар кызы һәм шат күңелле Кыш бабай Лаеш өйләренең берсенең ишеген шакыды: "Исәнмесез! Яңа ел белән!". Ишекне яшь ханым ачты, елмайды: "Түргә узыгыз!" Борылып бүлмә эчендәгеләргә кычкырды: "Монда килегез!" Ике бала - 11 яшьлек кыз һәм дүрт яшьлек бәләкәч әкият геройларын көтмәгәннәр, гаҗәпләнделәр. "Шигырь сөйлисезме? Ә син ничәнче сыйныфта укыйсың? Чирекне нинди билгеләргә тәмамладың? Әниеңне тыңлыйсыңмы?" - дип сорашты Кыш бабай. Полицейскийның һөнәри сыйфатлары монда да үзен сиздерде. Кыз бала сорауларга җавап бирде, яңа ел турында шигырь дә сөйләде. Кунаклардан бүләк алгач алар татлы күчтәнәчләр салынган матур пакетны актара башладылар...

Яңа ел алдыннан кинолог, өлкән сержант Динар Шәйхетдинов (Кыш бабай), ПДН инспекторы, лейтенант Наталья Андронова (Кар кызы) һәм полициянең участок уполномоченные Илшат Хәмидуллин (машина йөртүче) социаль яклау бүлегендә һәм ПДНда исәптә торучы 14 гаиләдә булдылар. "Полиция Кыш бабае" - бу социаль яклау бүлеге һәм Россия ЭЭМ Лаеш районы бүлегенең уртак акциясе. Төрле исәптә торучы гаиләләргә бүләк алу өчен акчаны район башлыгы Михаил Афанасьев һәм социаль яклау бүлеге бүлде, ә әкият геройлары ролен гадәттәгечә полиция хезмәткәрләре башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция Лаишево МВД

2
X