Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Октябрьнең көзге сулышы белән укытучылар бәйрәме килде

-Сары яфраклар шавы, октябрьнең көзге сулышы белән тагын сезнең бәйрәм килә, - дип хәбәр иттеләр халыкара укытучылар көненә багышланган тантана башлану турында алып баручылар. Үткән пәнҗешәмбедә район мәдәният йортына җыелган педагоглар арасында чәчләре чаларган педагогик хезмәт ветераннары да, яңа гына студент эскәмиясеннән төшкән яшьләр дә бар иде. Аларны район җитәкчеләре,...

-Сары яфраклар шавы, октябрьнең көзге сулышы белән тагын сезнең бәйрәм килә, - дип хәбәр иттеләр халыкара укытучылар көненә багышланган тантана башлану турында алып баручылар.

Үткән пәнҗешәмбедә район мәдәният йортына җыелган педагоглар арасында чәчләре чаларган педагогик хезмәт ветераннары да, яңа гына студент эскәмиясеннән төшкән яшьләр дә бар иде. Аларны район җитәкчеләре, мәктәп укучылары, Казан артистлары котлады.

Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән педагогларга райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев мөрәҗәгать итте. Михаил Павлович Афанасьев та, Михаил Владимирович Фадеев та укытучылар гаиләсеннән, шуңа күрә алар педагоглар хезмәтенең катлаулылыгын һәм әһәмиятен аңлыйлар һәм аларның һөнәри бәйрәмнәренә җылы мөнәсәбәттә.

-Безнең барыбыз да, шөгыль төренә бәйсез төстә туган мәктәбебезне һәм безнең йөрәкләрдә якты эз калдырган укытучыларыбызны хәтерлибез. Замана педагогы күпкырлы булырга тиеш. Әмма бүген, минем карашча, аның төп бурычы-балаларны үзбелем алырга өйрәтү-дип исәпли райбашкарма комитеты җитәкчесе.

Кызганычка каршы, казанышлар белән проблемалар да бар. Педагогик кадрлар җитми, шул исәптән табигый-математик циклдан. Районда мәгариф тармагында эшләүчеләрнең уртача яше 40 тан артык. Мәктәпкә килгән яшьләр өчен ярдәм чаралары уйларга кирәк.

Быел районның педагоглар коллективына ун яшь белгеч өстәлүе сөендерә. Аларга өйрәтерлек кешеләр бар. Столбище урта мәктәбе математика укытучысы Галина Мигачева-"Ел укытучысы" конкурсының абсолют җиңүчесе яшьләргә үрнәк. Рәйсә Шабат (Комлы Ковали урта мәктәбе) "Туган тел-2013" Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылар конкурсының республика конкурсында "Мәгарифтә традицияләр" номинациясендә җиңү яулады. Сәнгать мәктәбе укытучысы Фирдәүс Пимурзина ел саен "Балалар илебезне ясый" республика конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары әзерли. Мондый югары күрсәткечләргә ирешкән педагоглар районда шактый. Алар укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтсеннәр өчен күп көч куялар. Бердәм дәүләт имтиханы-укытучы эшенә бәя бирүнең бер билгесе. Столбище, Габишево, Пәрәү һәм Сокуры урта мәктәпләрендә БДИ нәтиҗәләре буенча югары рейтинг.

Шәхес формалаштыруда бүген мәктәпкәчә тәрбия бирү учеждениеләре зур урын алып тора. Балалар бакчалары педагоглары муниципаль республика һәм бөтенроссия дәрәҗә һөнәри осталык конкурсларында актив катнашалар, район данын лаеклы яклыйлар.

Михаил Фадеев "Балалар бакчасы-2013" район конкурсында җиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырды. Нармонканың "Солнышко" бакчасы (мөдире Гүзәл Вахитова)-15 мең сум. Столбищеның "Әкият" балалар бакчасына (мөдире Татьяна Матяшина)-10 мең сум, "Тузганак" (Габишево, мөдире Евгения Мокеева) бакчасы бюджетына җиде мең сум акча өстәлә.

Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядларын билгеләп үтте, аларга грамоталар һәм велосипедлар тапшырды. Иң яхшы яшь юл хәрәкәте инспекторлары арасында Лаешның 1 гимназиясе (Елена Маслова), Хәерби урта мәктәбе (җитәкчесе Рөстәм Хәсәнов) һәм Лаешның 2 нче урта мәктәбе (Илзия Гыйлаҗева)бар.

Мәгълүмати-методик үзәк директоры Гөлнур Габдуллина үз коллегаларын бәйрәм белән котлады. Рождествено урта мәктәбе директоры Владимир Чуприн яшь укытучыларга үз теләкләрен җиткерде.

Казанның яшь тамашачылар театрының "Вкус меда" спектакле җыелучылар өчен күңелле сюрприз булды (авторы Шейла Дилени, режиссеры Владимир Чигишев).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев