Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кадрлар проблемасын комплекслы хәл итү кирәк

Дүшәмбе көнне булган районның медицина хезмәткәрләре советы утырышында узган ел сәламәтлек саклау елы дип аталды.

Мондый характеристика бирү очраклы түгел. Бер ел элек сәламәтлек саклау өлкәсендә куелган төп бурычлар уңышлы үтәлгән. Сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2012 елдагы эшчәнлеге турында хисап тоткан Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова беренче чиратта демографик хәлдәге уңай үзгәрешләрне әйтеп үтте. Соңгы өч елда районда дөньяга килгән сабыйлар саны 12,8 процентка арткан, ә соңгы елда үлүчеләр саны 4,2 процентка кимегән. Халык санының табигый кимүе күзәтелә. 2012 ел сәламәтлек саклау учреждениеләре төзү һәм капиталь ремонтлау планында да уңышлы булган. Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасын тормышка ашыру кысаларында үзәк район хастаханәсе базасында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү пункты булган кабул итү бүлеген һәм ике табиблык амбулаториясен капиталь ремонтлау тәмамланган. Столбищеда табиблык амбулаториясе комплексы төзү төгәлләнгән, Олы Кабанда һәм Ташкирмәндә модульле ике фельдшерлык-акушерлык пункты төзелгән. Тагын тугызында капиталь ремонт ясалган.

Чыгыш ясаучы башка програмаларны тормышка ашыруга да бәя бирде, өлешчә, "Сәламәтлек" проектына, аның кысаларында беренче буын белгечләре, ФАПлар һәм ашыгыч ярдәм бүлекләре медицина персоналы матди стимуллаштырылган, шулай ук эшләүче гражданнарга өстәмә диспансерлаштыру финансланган, бала тудыру сертификатлары түләнгән, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә этәргеч ясалган.

"Кадрлар барысын хәл итә" дигән гыйбарә бүген сәламәтлек саклау хезмәте өчен көн үзәгендә. Елена Коробова сүзләре буенча, табиблар белән тәэмин ителү 74% тәшкил итә, урта буын медицина хезмәткәрләре белән - 86,7%. Хастаханәгә отоларинголог, офтальмолог, невропатолог, рентгенолог кирәк. Хәзерге вакытта максатчан укыту контракты буенча медицина университетында районнан дүрт кеше укый. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов совет барышында районда медицина ярдәме күрсәтүне сыйфатлырак, уңайлы һәм үз вакытында булышуны яхшырту юлларын әйтеп китте. Беренче чиратта бу мохтаҗларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә кагыла. Әгәр узган елда республика буенча 25 мең кеше шундый ярдәм алса, безнең районнан бары 269 кеше. Министр урынбасары сүзләре буенча, теләсә нинди юллар белән "үз авыруларыңны" җибәрергә кирәк - югары технологияле ярдәм күрсәтү өчен республиканың мөмкинлекләре бар. Ведомство вәкиле районның эшкә сәләтле халкы арасында үлемҗитем кимүдән канәгать булды. Әмма яшь балалар үлеме сәбәпләрен ныклап тикшерү кирәклегенә басым ясады. Йомгаклап ул медхезмәткәрләрнең халыкка медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын күтәрү һәм киләчәктә медучреждениеләрнең матди-техник базасын ныгыту буенча куелган бурычларны үтәячәгенә ышаныч белдерде. Яңа башланган ел да җиңел булырга охшамаган. Өстенлекле бурычлар арасында - кадрларны комплектлау, медицина ярдәме күрсәтелү мөмкинлеген һәм аның сыйфатын яхшырту. Быелгы елда поликлиникада табибларның эш урынын компьютерлаштыру, табиб кабул итүенә электрон төстә язылуны кертү планлаштырыла. Бүген дәүләт сәламәтлек саклау хезмәткәрләре хезмәтенә яхшы түли. Узган елгы белән чагыштырганда уртача хезмәт хакы (медицина проекты буенча өстәмә түләүләрне дә исәпкә алып) 25 проценттан артыкка үскән. Нәтиҗәлелек тә шуңа тәңгәл булырга тиеш. Үз чыгышында район башлыгы Михаил Афанасьев та моны билгеләп үтте. 2012 ел гомумән алганда сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен уңышлы булды. Күп еллар дәвамында эшләү мөмкин булмаган нәрсәләр бер ел эчендә эшләнде. Билгеле бер уңыш бар, ләкин җитешсез якларны да танымый булмый. Аларның иң мөһимнәре арасында район башлыгы кадрлар проблемасын билгеләп китте. "Безнең медицинада нигездә хатын-кызлар эшли. Ир-егет табиблар җитми", - диде ул һәм куанычлы факт буларак хастаханә комплексының алга таба да төзекләндереләчәген атады. Якын киләчәктә ул шәһәрнең тагын бер бизәгенә әйләнергә тиеш.

Рәсемдә: Үзәк хастаханә хирургы Рәшит Хәкимовка район мактау грамотасы тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: итоги здравоохранение планы