Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“А”дан “Я”га кадәр юл үтелгән

Бу көннәрдә районның барлык мәктәпләрендә дә гадәттәге "Әлифба белән саубуллашу" бәйрәмнәре уза. Икенче буын стандартлары буенча шөгыльләнүче 336 беренче сыйныф укучысы "А"дан "Я"га кадәр юлны уңышлы үтте.

Әлеге стандарт кысаларында укыту Интернет һәм укытуның интерактив чараларын кулланып башкарыла. 2012 елда районның бар мәктәпләрендә дә башлангыч сыйныфлар укытуның алдынгы чаралары белән тәэмин ителәчәк.

Бүгенге беренче сыйныф укучыларының белемнәрне ни дәрәҗәдә нәтиҗәле үз-ләштерүен узган җомгада Лаешның 1 нче гимназиясендә булган күңелле бәйрәмдә белергә була иде. Утыз елдан артык стажы булган башлангыч сыйныфлар укытучысы Любовь Родионова иң кечкенә укучыларда да чын кызыксыну уята алды. Форма һәм ысулларның күптөрлелеге, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, балалар һәм аларның әти-әниләрен актив эшчәнлеккә җәлеп итү һәм укытучының ягымлы мөнәсәбәте балалар һәм олыларны берләштерүгә этәргеч булды. Педагог үз укучыларының потенциалын ачарга омтыла, аларны мөмкин булган барлык конкурс һәм олимпиадаларда катнашуга җәлеп итә. Менә Әлифба белән саубуллашу бәйрәмендә дә беренче сыйныф укучыларына әйләнә-тирә мохит буенча бөтенросс-ия олимпиадасының беренче турында һәм рус теленнән "Путешествие по Лингвинии" дистанцион турнирда катнашкан өчен сертифкатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник образование район