Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Прокуратура экологик чисталык өчен көрәшә

Лаеш районы прокуратурасы "Лаеш" МУПның санитар-эпидемиологик һәм табигатьне саклау законнарын ничек үтәве белән кызыксынды. Ә гадирәк әйткәндә, тикшерү темасы халыктан көнкүреш калдыкларын җыю, чыгару һәм зарарсызландыру иде. Болар барысы да коммуналь хезмәтләр эшчәнлегенә карый. -Тикшерү вакытында без Лаеш урамнарында урнашкан 17 контейнер мәйданчыгыннан көнкүреш калдыкларын тиешле дәрәҗәдә җыймау фактларын ачыкладык,...

Лаеш районы прокуратурасы "Лаеш" МУПның санитар-эпидемиологик һәм табигатьне саклау законнарын ничек үтәве белән кызыксынды.

Ә гадирәк әйткәндә, тикшерү темасы халыктан көнкүреш калдыкларын җыю, чыгару һәм зарарсызландыру иде. Болар барысы да коммуналь хезмәтләр эшчәнлегенә карый.

-Тикшерү вакытында без Лаеш урамнарында урнашкан 17 контейнер мәйданчыгыннан көнкүреш калдыкларын тиешле дәрәҗәдә җыймау фактларын ачыкладык, - дип хәбәр итә прокурор ярдәмчесе Марат Шәрәфетдинов. -Моннан тыш, контейнер мәйданчыклары янына куела торган зур күләмле чүпләр чыгарылмый. Ә мәйданчыклар закон таләпләренә туры килми. "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" Федераль законның 3 маддәсенә ярашлы төстә, җирле үзидарәнең, юридик һәм физик затларның әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясый торган хуҗалык һәм башка эшчәнлеге кешенең имин әйләнә-тирә мохиткә хокукларын саклау, тормыш эшчәнлегенең имин шартларын тәэмин итү принциплары нигезендә гамәлгә ашырылырга тиеш.

Прокуратура борется за экологическую чистоту

Контейнерларны үз вакытында чистартмау халыкның санитар-эпидемиологик таләпләренә җавап бирми, йогышлы авырулар таратучылар үрчүгә китерә, шәһәрнең төзекләндерү кагыйдәләрен боза.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы "Лаеш" МУП директоры исеменә федераль законнарны бозуларны бетерү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә чыгарды.

Күрсәтмә каралу стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район экология прокуратура