Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Прокуратура коммуналь түләүләрне артык күтәрелгән дип тапты

Лаеш прокуратурасы каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүләр билгеләүне тикшерде. "Лаеш районы исәп-хисап үзәге" ЧҖҖ түләүләрне районда каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү буенча хезмәт күрсәтүче оешмалар мәгълүматлары буенча исәпли. Исәпләү өчен мәгълүматларны "Лаеш" МУП һәм "Идел буе экология компаниясе" ЧҖҖ тапшыра. Аларның эчке боерыкларына ярашлы төстә, чүп чыгару һәм...

Лаеш прокуратурасы каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүләр билгеләүне тикшерде.

"Лаеш районы исәп-хисап үзәге" ЧҖҖ түләүләрне районда каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү буенча хезмәт күрсәтүче оешмалар мәгълүматлары буенча исәпли. Исәпләү өчен мәгълүматларны "Лаеш" МУП һәм "Идел буе экология компаниясе" ЧҖҖ тапшыра. Аларның эчке боерыкларына ярашлы төстә, чүп чыгару һәм утильләштерүгә тариф шәхси секторда йортның гомуми мәйданының квадрат метрыннан 1 сум 94 тиен тәшкил итә.

Әмма каты көнкүреш калдыклары чыгару буенча тарифлар закон тарафыннан күпквартирлы йортлар өчен генә билгеләнгән. Шәхси секторда чүп чыгару өчен түләү күләме торак йортлар милекчеләре белән килешүдә яклар ризалыгы буенча билгеләнергә тиеш.

Күпквартирлы йортлар өчен билгеләнгән тарифларның законсыз төстә шәхси йортларга карата да кулланылуы ачыклана.

Шулай итеп, "Лаеш" МУП һәм "Идел буе экология компаниясе" ЧҖҖ оешмалары тарафыннан каты көнкүреш калдыклары чыгару өчен исәпләүләр закон бозу юлы белән, кулланучы белән килешү төземичә башкарыла.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура тарафыннан торак законнарын бозуларны бетерү турында гаризалар, шулай ук законга ярашлы булмаган боерыкларга карата каршы килүләр кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево ЖКХ