Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Прокуратура мәктәпләр һәм балалар бакчаларын тикшерәчәк

Уку йортларын бәяләячәк билгеләр исемлеге әлегә формалаша гына. Әмма шунысы билгеле, аларны укучыларның ата-аналарыннан акча җыюларга, шулай ук акчаларны максатчан файдаланмауга тикшерәчәкләр. -Прокуратура органнарына килгән гражданнар мөрәҗәгатенә анализ ясау һәм тикшерү нәтиҗәләре балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә законсыз акча җыюлар практикасы булуны күрсәтә, - дип белдерде Лаеш районы прокурор ярдәмчесе Артем...

Уку йортларын бәяләячәк билгеләр исемлеге әлегә формалаша гына. Әмма шунысы билгеле, аларны укучыларның ата-аналарыннан акча җыюларга, шулай ук акчаларны максатчан файдаланмауга тикшерәчәкләр.

-Прокуратура органнарына килгән гражданнар мөрәҗәгатенә анализ ясау һәм тикшерү нәтиҗәләре балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә законсыз акча җыюлар практикасы булуны күрсәтә, - дип белдерде Лаеш районы прокурор ярдәмчесе Артем Стебо. - Без бу шикаятьләрне контрольгә алдык, чөнки тема барыбызны борчый. Җәмәгатьчелек тәэсире буенча хөкем итсәк, проблема әле дә бар.

Белем бирү учреждениеләренең кайбер җитәкчеләре иганә ярдәме, үзләре теләп булышу рәвешендә, ә бу чынбарлыкта мәҗбүри, ата-аналар һәм укучылардан акча җыялар. Ремонт, сак, төрле хуҗалык мәсьәләләре, уку әдәбияты һәм башка иҗтыяҗлар "үзфинанслау" исәбенә эшләнергә тиеш түгел. Бу гражданнарның һәр кешегә бушлай белем бирү хокукын бозу булып тора.

Закон бозу очраклары турында гражданнар 422610, ТР, Лаеш районы, Лаеш шәһәре, Совет урамы, 1 йорт адресы буенча район прокуратурасына мөрәҗәгать итә алалар яки электрон почтага язарга: La.prok.@tatar.ru. Гаризада фамилия, исем, атасының исеме, яшәү адресы, акча җыйган һәм нинди максатлар өчен белем бирү учреждениесенең адресы күрсәтелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев