Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Прокуратура таләбе буенча машина йөртүчеләр таныклыкларын тапшыра

Лаеш районы прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә бозуларны ачыклады. Аның хезмәткәрләре Лаеш үзәк район хастаханәсеннән "алкогольгә бәйлелек" диагнозы белән наркологта исәптә торучы һәм машина йөртү таныклыгына ия затлар турында мәгълүматлар соратып алганнар. Мондыйлар 20 дән артык кеше тәшкил иткән. Аларның транспорт белән идарә итә алу-алмавын ачыклау өчен табиблар комиссиясенә тикшеренүгә...

Лаеш районы прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә бозуларны ачыклады.

Аның хезмәткәрләре Лаеш үзәк район хастаханәсеннән "алкогольгә бәйлелек" диагнозы белән наркологта исәптә торучы һәм машина йөртү таныклыгына ия затлар турында мәгълүматлар соратып алганнар. Мондыйлар 20 дән артык кеше тәшкил иткән. Аларның транспорт белән идарә итә алу-алмавын ачыклау өчен табиблар комиссиясенә тикшеренүгә җибәргәннәр. Тикшерү сигез йөртүченең алардагы авыру белән бәйле төстә автотранспорт белән идарә итә алмавын күрсәткән. Гадирәк итеп әйткәндә, алар юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен чын куркыныч булып тора һәм аларны юлга чыгарырга ярамый.

Прокуратура судка транспорт чарасы белән идарә итүгә хокукны мәҗбүри туктату турында 10 дәгъва гаризасы җибәрде. Суд ике дәгъваны канәгатьләндерде. Хәзер ике машина йөртүчегә йөртү таныклыкларын ЮХИДИгә тапшырырга туры киләчәк. Калган эшләр каралу стадиясендә. Шулай ук башка, үзенчәлекле авырулары аркасында юлда очрашу куркыныч булган йөртүчеләргә дә материаллар әзерләнә.

Мәкалә Лаеш районы прокуратурасы биргән материаллар буенча әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район прокуратура