Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Прокуратура ветеранын Җиңү көне белән котладылар

Лаешлы Бөек Ватан сугышы ветераны, җинаятьчеләрне эзләү легендасы Иван Николаевич Шкудов бу көннәрдә якынлашып килүче Җиңү көне белән котлауларны өендә кабул итте. Истәлекле дата алдыннан район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР прокуроры Илдус Нәфыйков хөрмәткә ия якташыбызда кунакта булдылар. Алар ветеранга сәламәтлек, күңел көрлеге һәм тыныч күк йөзе теләделәр, шулай...

Лаешлы Бөек Ватан сугышы ветераны, җинаятьчеләрне эзләү легендасы Иван Николаевич Шкудов бу көннәрдә якынлашып килүче Җиңү көне белән котлауларны өендә кабул итте.

Истәлекле дата алдыннан район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР прокуроры Илдус Нәфыйков хөрмәткә ия якташыбызда кунакта булдылар. Алар ветеранга сәламәтлек, күңел көрлеге һәм тыныч күк йөзе теләделәр, шулай ук Татарстан Президентыннан һәм район башлыгыннан истәлекле открытка һәм бүләкләр тапшырдылар.

Һәрчак кызыклы кешеләр белән аралашырга әзер булган йорт хуҗасы сугышчан үткәненең иң истәлекле мизгелләрен искә алды. Иван Николаевич зур тормыш юлы үткән. Ул сугыш кичкән, яраланган. Өйгә бары тик 1950 елның язында гына кайткан. Сугышчан батырлыклары өчен икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "За Победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.", "За боевые заслуги" медальләре белән бүләкләнгән. Сугыштан соң Казан юридик мәктәбен, аннары Казан юридик институтын тәмамлый. 30 елдан артык гомерен законга хезмәткә багышлый. Иван Николаевич сүзләре буенча, прокуратура органнарында хезмәте вакытында аның ачылмый калган, шулай ук өстәмә тикшерү таләп итүче эшләре булмаган.

Хезмәт бурычларын намуслы һәм тел тидермәслек итеп башкаруы, законлыкны ныгыту, гражданнар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклаудагы хезмәтләре өчен Иван Шкудовка мактаулы "РСФСРның атказанган юристы" исеме бирелгән. Ул дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР прокуроры Мактау грамотасы, "Хезмәт ветераны" һәм "Прокуратура ветераны" медальләре белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X