Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Прокурор аңлата

13 октябренең 2014 елындагы № 1048 " Инвалид балаларны карау өчен өстәмә түләнүче ял көннәре бирелү тәртибе турында" РФ Хөкүмәте Карарына туры китереп, ата-аналарның берсенең (опекунга яки тәрбиягә алган кешегә) инвалид балаларны карау өчен түләнүче өстәмә ял көннәре бирелү тәртибе куелды. Гражданга календарь аеның 4 көне бирелергә тиеш. Алар затның...

13 октябренең 2014 елындагы № 1048 " Инвалид балаларны карау өчен өстәмә түләнүче ял көннәре бирелү тәртибе турында" РФ Хөкүмәте Карарына туры китереп, ата-аналарның берсенең (опекунга яки тәрбиягә алган кешегә) инвалид балаларны карау өчен түләнүче өстәмә ял көннәре бирелү тәртибе куелды.

Гражданга календарь аеның 4 көне бирелергә тиеш. Алар затның гаризасы буенча бирелә һәм эш бирүче Боерыгы ярдәмендә рәсмиләштерелә. Гаризаның бирелү вакытын (һәр ай, кварталга, елга 1 тапкыр, мөрәҗәгать итү чамасында яки башкалар) эш бирүче белән гражданның үзара килешеп сөйләшенүе буенча билгеләнә.

Өстәмә түләнүче көннәрнең алынуы өчен, тиешле документлары саналып үткән. Болар- баланың инвалидлык турындагы белешмәсе, аның яшәү урынын (монда хәзерге вакытта булуын яки факты рәвешендә яшәвен) дәлилләүче документ, туу (уллыкка яки кызлыкка) таныклыгы яки инвалид бала өстендә опекага, тәрбиягә алынуның куелу турындагы документы. Аларның оригиналын яки копиясен бирүе кирәк. Шулай ук ата-ананың икенчесенең (опекага, тәрбиягә алынганының) билгеле айда льгота белән кулланмаганлыгы турында эш урыныннан белешмә бирүе зарур.

Баланың инвалидлыгы турындагы документы аның куелу срокларына туры китерелгәнлеге буенча эш бирүчегә бирелә. (1 мәртәбә, 1тапкыр, 2 яки 5 елга бертапкыр). Ата-ананың (опекага яки тәрбиягә алынган) икенчесе эш урынынан булган белешмәсен.

-һәр мөрәҗәгать иткән сан. Калганнарын 1 мәртәбә.

Ата-аналарның (опекага яки тәрбиягә алганнарның) берсе хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаса я шәхси эшмәкәр, адвокат, нотариус яки шәхси практика белән шөгыльләнүче башка зат, шулай ук Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыш аз саналучы төпле ыруг халыкларының әгъзасы кебек регистрацияләнгән булса, бирелгән фактны һәр тапкыр гариза белән мөрәҗәгать иткәндә документаль рәвешендә дәлилләү зарур:

Ата-ананың (опекага, тәрбиягә алганның) берсенең эш урыныннан алынган белешмәсе, аның үлеме, билгесез югалганлыгын тануы, ата-ана хокукыннан, иректән мәхрүм итүе, 1 айдан артык хезмәт командировкасында булу аның инвалид балаларын карый алмавының, шулай ук әгәр ул тәрбияләүдән дә баш тартуыннан таныклаучы фактларын документаль рәвештә дәлиллеге булса гына таләп ителми.

Әгәр ата-аналарның (опекага, тәрбиягә алганның) берсе белән өстәмә түләүнүче ял көннәре календарь аенда өлешчә генә кулланылган булса икенченә шул периодта ук калган көннәре бирелә.

Затка чираттагы аның ел саен бирелүче түләүле отпускы чорында, хезхмәт хакы сакланмауга, шулай ук балага 3 тулуына кадәрге карау буенча отпускларда көннәр бирелми.

Шуның белән икенчесенең, 1 өстәмә түләнүче ял көннәрен алу хакы саклана.

Гаиләдә 1 инвалид баладан күбрәк булса, бирелүче көннәр саны күбәйми.

Бирелгән, тик затның авыруы сәбәпле кулланылмаган көннәр, шул ук календарь аенда бирелә ( тиешле айда вакытлыча эшкә яраксызлыгы тәмамланган һәм "больничныйны" күрсәтү шартында гына). Калган очракларда, календарь аенда кулланылмаганнарга башка айга күчерелми.

Көннәр, ата-ананың (опекага, тәрбиягә алганның) уртакча хезмәт хакыннан чыгып түләнеләләр.

Прокурор ярдәмчесе юстиция кече киңәшчесе А.А.Стебо.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев