Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сәнәгать мәйданчыгы эшмәкәрлеккә этәрә

Тулаем Татарстанда һәм өлешчә безнең районда да кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен шактый эшләнә. Лаешта, элекке 113 нче ПУ базасында, сәнәгать мәйданчыгы булдыру шуны раслый.

Кагыйдә буларак, эш башлап җибәрүчеләр "Старт-ап" стадиясендә - үз эшчәнлекләре башында, керем булмаганда, ә бизнесны оештыру шактый беренче финанслар кертүне таләп иткәндә күп кыенлык кичерәләр. Булачак сәнәгать мәйданчыгы эшлекле кешеләргә ярдәм итүгә билгеләнгән. Андагы барлык җитештерү һәм офис биналары арендага ташламалы нигездә биреләчәк.

Хәзер монда тулы көчкә ремонт эшләре бара. Өч бинаның алгы ягы һәм түбәсе тәртипкә китерелгән, тимер койма тотылган, территория төзекләндерелә. Якын киләчәктә юл ремонтланачак, инженерлык челтәре алыштырылачак һәм ремонтланачак, автомобильләр кую урыны эшләнәчәк. Агымдагы барлык эшләр муниципаль һәм республика акчалары исәбенә алып барыла. Шуны да әйтми булмый, мәйданчык булдыруда президент Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Михаил Афанасьев зур ярдәм иткән.

Хәзер элекке автосыйныф бинасында тимерче алачыгы һәм столяр остаханәсе эшли. Элекке ашханәдә крестьян фермер хуҗалыкларының берсе мәрсин балыгы үрчетү буенча цех ачарга ниятли. Бу бина ремонтланган һәм яңа хуҗаларны кабул итәргә әзер. Гаражда, элеккечә үк, техника урын алачак. Бу бинаның зур өлеше сәнәгать мәйданчыгы хуҗалары өчен склад буларак файдаланылачак.

Әлегә төп бина авария хәлендә, әмма аны да торгызырга ниятлиләр. Сәнәгать мәйданчыгы әлегә җиде хуҗаны кабул итәргә әзер: крестьян хуҗалыгы, столяр остаханәсе һәм тимерче алачыгыннан тыш монда "Инженерлык технологияләре" РСК, "Муниципаль проектлар дирекциясе", "Лаеш районы исәп-хисап үзәге" һәм "Лаеш районы идарәче компания" ЧҖҖләр урнашачак. Бу проектта катнашырга теләүчеләр өчен үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бар, моның өчен районның икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итү кирәк.

Сәнәгать мәйданчыгына зур өметләр баглыйлар. Ул шәһәр территориясендә эшмәкәрлекне үстерү өчен мөмкинлекләр тудырыр дип исәпләнә һәм хезмәт күрсәтүче эшмәкәрләр саны артыр һәм, ахыр чиктә, яңа эш урыннары барлыкка килер һәм район бюджетына салымнар түләү артыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево строительство предпринимательство

2
X