Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Рухлары көчле кешеләр фестивале

Ел саен үтә торган "Йөрәктән йөрәккә" район фестивалендә катнашучылар көчле рухлы, максатчан булулары, тормышны яратулары һәм төшенкелеккә бирелмәүләре белән сокландырдылар. Аны үткәрү инициативасын "Шәфкатьлелек" балалар ордены рәисе Зөһрә Лезина тәкъдим итә һәм ул район хакимияте тарафыннан хуплана.

Дүшәмбе көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә физик мәмкинлекләре чикләнгән кешеләр җырладылар һәм биеделәр, музыка коралларында уйнадылар һәм шигырьләр укыдылар.Артистлар чыгышын карап тамашачылар аларның мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмауларын, икенчеләренең күзләрн күрмәүләрен, өченчеләренең каты авыруны җиңүләрен... оныттылар.

Фестивальгә килүчеләрне район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән башлык урынбасары Илгизү Тимершина котлады. Ул районда "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру өчен шактый эшләнә дип билгеләп үтте, ә булган проблемалар әкренләп хәл ителәчәк.

Һәр катнашучы район башлыгы Михаил Афанасьевтан бүләкләр алды."Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге әзерләгән бүләкләр артислар өчен күңелле сюрприз булды.

Безне кызганмагыз. "Сукырлар" дигән куркыныч диагнозны күңеле кара һәр кешегә куеп була, - диде минем белән әңгәмә барышында яшь җырчыларның берсе.

Сүз уңаеннан, акыл ияләренең һәм язмышны алдан күрүчеләрнең күбесе сукыр булган.Мәсәлән,Борынгы Грек шагыйре Гомер. Күрәзәче Ванга бала чакта сукырайган. Ә Демокрит үзен тулысынча фәлсәфәгә багышлау өчен күзен бозган.Фәлсәфәче Бюрклен болай дигән: "Без сукыр түгел, без фәкать күрә алмыйбыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев