Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яңа ел алдыннан күңелле вакыйга

Үткән шимбәдә Лаешта зур вакыйга булды. Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту федераль программасы һәм соципотека буенча төзелгән өч катлы өйдәге квартир ачкычлары бирелде.

Яңа нигезгә күченүчеләр шатлыгын район башлыгы Михаил Афанасьев, баш инвестиция-төзелеш идарәсе начальник урынбасары Илдус Насыйров, "Строитель" ЧҖҖ директоры Ленар Григорьев, төзекләндерелгән торак хуҗаларының туганнары һәм якыннары уртаклашты.

Гадәт буенча яңа квартир хуҗалары ачкычларны тантаналы төстә алдылар. Бәйрәмне оештыручылар аны истә калырлык һәм матур итәргә тырышканнар. Көн бераз салкынча булса да, кәефләр күтәренке иде. "Яңа квартир алу - һәрчак шатлык. Бу йорт бер тында төзелде. Ул җылы һәм уңайлы булсын өчен бар көчләрен куйган төзүчеләргә һәм подрядчыларга рәхмәт", - диде үз чыгышында район башлыгы М.Афанасьев. Ул ветераннар турында даими кайгыртуы өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Республика хөкүмәтенә рәхмәт җиткерде. Яңа микрорайонда кибетләр һәм башка әһәмиятле социаль объектлар төзү планлаштырыла. Районда йорт арты йорт төзелә. Аны төзүдә җирле халык та катнаша - яңа төзелешләр яңа эш урыннары булдыра, эшсезләр санын киметүгә ярдәм итә.

"Матур һәм ышаныч белән яшәгез", - "Строитель" ЧҖҖ гендиректоры Ленар Григорьев шундый теләкләрен җиткерде. Ул "Строитель"нең Лаеш районына 2008 елда килүен билгеләп үтте. Шушы вакыт эчендә ул шактый объект төзеде. Аларның барысы сыйфатлы итеп намус белән башкарылган. Яңа йорттагы квартир хуҗаларын райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев һәм ветераннар советы рәисе Рашат Булатов котлады.

Квартир ачкычлары алучылар арасында Кәрим Гәрәй улы Әхмәтгалиев та бар. Унсигез яшьлек егетне 1943 елда сугышка алалар, ә өенә ул кырык сигезенче елның көзендә генә әйләнеп кайта. Автомат ротасындагы солдатның сугышчан юлы җиңел булмый. Сугыш елларында ул чолганышта да кала, яралана да, күп тапкырлар атакага бара, Днестрны кичә, Прагага барып җитә. Ветеранның күкрәген батырлыгы өчен алган хәрби орденнар һәм медальләр бизи - "Батырлык өчен", "Праганы алган өчен", Дан, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм башкалар. Бүләкнең һәркайсы - безнең якташыбызның батырлыгы һәм геройлыгы шаһите. Сугыштан соң Кәрим Гәрәевич Кече Елгага кайта, анда 35 ел тракторда эшли. Олы яшьтә булуына да карамастан, К.Әхмәтгалиев сәясәт белән кызыксына - күп укый, яңалыклар карый, бар вакыйганы белеп тора. Туганнары һәм якыннары кайгыртуы белән сугыш һәм хезмәт ветераны картлыкка җиткән, ул үткән елларны кызганмый, өлешенә тигән кыенлыкларны җиңгән, зарланмый.

Әгәр К.Г.Әхмәтгалиев тормышының зур өлешен үткәрсә, күршесе Антон Агафоновның планнары зурдан. Бөек Ватан сугышы ветеранында һәм яшь укытучыда район башлыгы кунакта булды.

Яшь тарих укытучысы һәм махсус интернат-мәктәпнең элекке тәрбияләнүчесе гомерендә беренче квартир алды. Бу вакыйганың инвалидлар ункөнлегенә туры килүе икеләтә күңелле. "Мин мондый белгечнең төпләнүенә шатмын. Аның киләчәге өметле", - дип исәпли махсус интернат-мәктәп директоры Татьяна Камбарова. А.Агафонов - мавыгучан кеше, ул укучыларында да өмет, ышаныч уята. Еш кына яшь белгечкә киңәш сорап тәҗрибәле педагоглар да мөрәҗәгать итә, чөнки ул проблеманы эчтән күрә. Аңа, күрү сәләте буенча инвалидка, күрү буенча проблемалары булган укучыларга яңа материалны ничек яхшырак җиткерү кирәклеген аңлау җиңелрәк. "Татарстанда күрмәүче балаларны укыту проблемасы өстендә эшләүче фәнни хезмәткәрләр аз", - диде район башлыгы белән әңгәмә барышында Т.Камбарова. Антон Агафонов фәнни эш белән шөгыльләнергә ниятли. Михаил Афанасьев А.Агафоновның омтылышын, гаилә кору хыялын хуплады. "Мин республика хөкүмәтенә, район һәм мәктәп җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәтлемен. Мин хәзер үз квартирыма хуҗа, - дип елмайды Антон бүлмәсенә карап. - Минем өчен ипотека зур ярдәм".

Зур йортка күченүчеләр кунаклар каршыларга әзерләнәләр, йорт учагын тагын да яхшырту турында уйланалар. Яңа ел алдыннан мондый бүләктән яхшырак нәрсә бар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево новоселье событие