Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Төзелеш районы

Район җитәкчелегенең актив эш итүе нәтиҗәсендә 2012 елда Лаеш районы төзелә торган һәм капиталь ремонтлана торган торак, социаль һәм җитештерү өлкәсе объектлары саны буенча элеккечә үк Татарстанда алдагы урыннарда бара.

Торак программасы тормышка уңышлы ашырыла: 2012 елда Лаешта һәм Усадыда 36 квартирлы, Габишевода 27 квартирлы йорт тапшыру планлаштырыла. Дятловода, 25 Октябрь исемендәге поселокта, Габишево, Никольский һәм Столбищеда берәр күп квартирлы йорт ремонтлана. Сокурыда өч йорт ремонтлау планлаштырыла.

Рождествено, Кече Елга мәктәпләре һәм Лаештагы махсус интернат-мәктәптә капиталь ремонт ясалачак. Комлы Ковалида мәктәпне капиталь ремонтлау белән бергә 140 урынлы балалар бакчасы һәм спорт-ял итү үзәге төзү дә планлаштырыла. Тренажер һәм спорт заллары, 200 урынга ял итү үзәге-комлыковалилыларның мәдәни-спорт тормышын туплау урынын тәшкил итәчәк. Столбищеда ясалма бозлы ябык шугалак проектлау эше дәвам итә.

Быел Столбищеда табиблык амбулаториясе һәм Ташкирмән ФАПы яңа биналары барлыкка киләчәк. Үзәк район хастаханәсен капиталь ремонтлауның беренче чираты тәмамлана.

Ике мәдәният объектына акча бүленгән: Нармонкада 200 урынлы авыл клубы төзелешенә һәм район мәдәният йортын капиталь ремонтлауга. Хәзер район мәдәният учагында түбәне реконструкцияләү эше бара, аннан соң фасадны керамогранит белән каплаячаклар, сәхнәдә электрүткәргечләрне алыштырачаклар.

Комлы Ковали, Орел һәм Тарлаши авылларын яңа юл тоташтырачак. Урта Девятово һәм Татар Янтыгы, Нармонка, Тетеево һәм Яңа Поляна, Лаеш һәм Яушыйк, шулай ук балык питомнигы, Пиголи һәм Александровка юлларына асфальт җәеләчәк. Лаеш-Чирпы, Казан-Матюшино юл капламнары да ремонтсыз калмаячак. Шуран, Кече Елга, 25 Октябрь исемендәге поселок, Атабай һәм Тангачидагы гаилә фермаларына яңа керү юллары салыначак.

Лаешта Лебедева һәм Чернышевский урамнары, Җиңү паркын һәм Кама яр буен төзекләндерү эше дәвам иттереләчәк. Моннан тыш, шәһәрдә район башкарма комитеты бинасын, "Технопарк"та (элекке 113 нче ПУ территориясе) административ бинаны һәм тимерчелекне капиталь ремонтлау таләп ителә.

Кайбер авылларда су белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора. Шуңа күрә Лаеш һәм Ташкирмән халкын су белән тәэмин итү проблемасын хәл итү дә планда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: строительство район объекты