Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Рамил Каюмов: “Минем бүләк – балалар хезмәте“

Казан универсиадасы ике ел диярлек элек булды, ә бүләкләр бүгенгә кадәр үз геройларын таба. Шушы көннәрдә Лаешның махсус интернат мәктәбе тренер-укытучысы Рамил Каюмов студентлар олимпиадасын әзерләүгә һәм үткәрүгә керткән өлеше өчен илебез Президенты Владимир Путин имза салган грамота һәм истәлек медале белән бүләкләнде. Бүләкләү РФ спорт министрлыгының "Казан шәһәрендә 2013...

Казан универсиадасы ике ел диярлек элек булды, ә бүләкләр бүгенгә кадәр үз геройларын таба. Шушы көннәрдә Лаешның махсус интернат мәктәбе тренер-укытучысы Рамил Каюмов студентлар олимпиадасын әзерләүгә һәм үткәрүгә керткән өлеше өчен илебез Президенты Владимир Путин имза салган грамота һәм истәлек медале белән бүләкләнде.

Бүләкләү РФ спорт министрлыгының "Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада" истәлек медален тапшыруны оештыру буенча комиссиясе беркетмәсе нигезендә үтте, ә лаешлы ТРда физкультура-спорт эшләрен актив оештыручы буларак билгеләнде.

-Берсүзсез, мин бүләгем белән горурланам, әмма аны үзебезнең интернат-мәктәпнең бар коллективы, аеруча минем спортчыларым хезмәте дип саныйм, - ди Рамил Якупович.

Ул инде 15 ел күрү сәләте начар булган балалар тренеры булып эшли, аларны иң югары дәрәҗәдә төрле медальләргә алып бара. Якын арада аның голбол (сукырлар спорты) буенча командасын Тулага РФ беренчелегенә бару көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево спорт