Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Балаларны үз җиреңдә үстерергә

Үткән шимбәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында муниципаль берәмлекләр башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Кайбер мәсьәләләр, шул исәптән торак төзелеше һәм файдалануга тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, авария хәлендәге торакларда яшәүче гражданнарны күчерү һәм күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү мәсьәләсе карап тикшерелде.

Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин 4 майга республикада 785,7 мең квадрат метр торак (еллык планның 31,7%ы) файдалануга тапшырылу турында хәбәр итте. Бөек Ватан сугышының 735 ветераны өчен 162 йорт төзелә.

ТРның муниципаль берәмлекләренә авария хәлендәге торакны бетерү программасын тормышка ашыру өчен 99,86 миллион сум акча күчерелгән. Ирек Фәйзуллин сүзләре буенча, программада 29 муниципаль берәмлек катнаша. 2012 елга программага күпквартирлы 77 йорт кертелгән. Авария хәлендәге 608 корылмада яшәүче 1610 кешене күчерү планлаштырыла.

2012 елның 5 маена Татарстанда 14 мең 652 күп балалы гаилә җир участогы алу өчен гариза биргән. 296 гаилә инде үз участокларын алды, дип хәбәр итә ТРның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев. Бүгенге көнгә 4281 участок ызанланган, бу кабул ителгән гаризаларның гомуми санының 25 %ын тәшкил итә. Ызанлау буенча лидерлар арасында Лаеш, Әлки, Питрәч һәм кайбер башка районнар бар. ТР буенча гомумән алганда, бүгенге көнгә күп балалы гаиләләрнең 2 процентына җир участоклары бүлеп бирелгән. Киңәшмәдә ТР прокуроры Кафил Әмиров үзендә "программага торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булмаганнар да "ябыша" башлаган" дигән мәгълүмат булуын белдерде. "Мин шәһәр һәм район прокурорларына күп балалы гаиләләрнең бушлай җир участоклары алу исемлегенә кертелүенең законлылыгын тикшерүне йөкләдем", - диде ул. Үз чиратында ТР премьер-министры Илдар Халиков киңәшмәдә катнашучылар игътибарын ызанлау процессына һәм җир участокларын теркәүгә юнәлтте, аларның әкрен баруын билгеләп китте.

Район башлыгы Михаил Афанасьев РГУП БТИ Лаеш участогы (директоры Александра Федотова) һәм ТР Кадастр палатасы бүлегенең (начальнигы Андрей Евдокимов) сыйфатлы эшен билгеләп үтте, күп балалы гаиләләргә җир участогы бүлеп бирү буенча эшне тизләтергә чакырды.

Күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү буенча Лаеш районындагы хәлнең торышын газетабыз хәбәрчесенә җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Сергей Рыбаков аңлатты.

-Лаеш районында күп балалы 195 гаилә бар. Аларның 186 сы җир участоклары алу өчен гариза бирде. 5 майга бу максатларга 18 гектар җир ызанланган. Иң күп гариза бирүчеләр Лаешта (38 гаилә) һәм Столбищеда (24 гаилә). Макаровкада, Ташкирмәндә, Татар Сараланы һәм Атабайда җир участоклары бүлеп бирү белән кыенлыклар бар, чөнки әлеге торак пунктлар тыюлык зонасында, аеруча саклана торган зонада урнашкан, анда җир участокларын нинди дә булса эшчәнлек өчен бүлеп бирү тыелган. Шуңа күрә санап үтелгән торак пунктларда яшәүче күп балалы гаиләләргә башка җирләрдә булган участокларны сайлау тәкъдим ителәчәк.

Лаешта, Комлы Ковали һәм Столбищеда да үз кыенлыклары бар, дип билгеләп үтте С.Рыбаков. Әлеге торак пунктларда җир участокларын кирәкле күләмдә бүлеп бирү өчен мөмкинлекләр юк. Гариза биргән 186 гаилә өчен 18 га җитәрлек түгел, әлбәттә. Шуңа күрә өстәмә мөмкинлекләр эзлибез.

Шуны искә төшерергә кирәк: күп балалы гаилә үз теләге буенча шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен 15 сутый, яки төзелеш өчен 10 сутый, яисә бакчачылык өчен 6 сутый җир алырга хокуклы. Кагыйдә буларак, безнең районда күп балалы гаиләләр җирне торак төзелеше өчен ала. Яңа участокка кайсы торак пунктта нигез салуны гаилә үзе хәл итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Минниханов земля видеоконференция

2
X