Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Район алар белән горурлана Хезмәт ветераны һәрчак вакыйгалар уртасында

Габишевода авылда һәркем белә торган кызыклы кеше яши. Күп кенә әти-әниләр, ә аннан соң аларның балалары белән ул читтән торып материклар һәм континентлар, илләр һәм шәһәрләр буйлап сәяхәт иткән, тау түбәләренә күтәрелгән, диңгез һәм океаннар кичкән. Менә 30 ел инде Габишево урта мәктәбендә география һәм биология укытучысы булып Марс Мисбахов...

Габишевода авылда һәркем белә торган кызыклы кеше яши. Күп кенә әти-әниләр, ә аннан соң аларның балалары белән ул читтән торып материклар һәм континентлар, илләр һәм шәһәрләр буйлап сәяхәт иткән, тау түбәләренә күтәрелгән, диңгез һәм океаннар кичкән.

Менә 30 ел инде Габишево урта мәктәбендә география һәм биология укытучысы булып Марс Мисбахов эшли. Аларның 18е директор вазыйфасында. Зур тәҗрибәгә ия булган грамоталы җитәкче һәрчак аралашуның һөнәри этикасын саклый, коллегалары һәм әти-әниләр белән үз гамәлләрен координацияли. Директор буларак, белем бирү процессында катнашучы һәр кеше өчен уңайлы шартлар булдыру турында кайгырта.

Өстәмә белем бирү берләшмәләре эшенә аерым игътибар бирә. Шуңа күрә мәктәптә волейбол, баскетбол һәм җиңел атлетика секцияләре эшли. Яшь картингчылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм узыш техникасын үзләштерәләр. Бар яшь төркемнәрдәге хоккей командалары ел саен район чемпионнары һәм "Алтын алка" республика ярышлары призерлары булалар. 2001 елда мәктәп бронза дәрәҗә "Школа, содействующая здоровью" квалификация характеристикасына лаек була, ә аннан соң көмеш дәрәҗәгә ирешә.

Үз һөнәренә гашыйк Марс Мисбахов укучыларда да география һәм биологиягә мәхәббәт тәрбияли. Алар мәктәп укучыларының география, геология һәм биология буенча Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабында призерлар һәм җиңүчеләр булалар. Республика этабында иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, Александр Суханов мәктәп укучыларының география буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашты.

Марс Исхак улының укучылары ОГЭ һәм ЕГЭ формасындагы йомгаклау дәүләт аттестациясендә югары күрсәткечләргә ирешәләр. Мәсәлән, 2015/2016 уку елында Олеся Саушина география буенча 83 балл җыйды.

Дәүләт 45 ел педагогик стажы булган укытучының фидакарь хезмәтен югары бәяләде. Марс Исхакович "Укытучы" вазифасы буенча югары квалификация категориясе алды. Ул ТАССР мәгариф министрлыгы Мактау грамотасы, ТР мәгариф министрлыгы Мактау грамоталары һәм башкалар белән бүләкләнгән. Аңа "Халык мәгарифе отличнигы", "Хезмәт ветераны" исемнәре бирелгән. "За заслуги в образовании" күкрәккә тага торган билге тапшырылган.

Марс Исхак улы хәзерге вакытта педагогик эшчәнлеген укытучы сыйфатында дәвам итә. Мәктәп яны участогы мөдире. Аның җитәкчелегендәге коллективның көйләнгән хезмәте аркасында мәктәп соңгы өч елда мәктәп яны участокларының республика һәм район конкурслары җиңүчесе булып тора.

Марс Исхакович укытучылар, укучылар, җәмәгатьчелекнең лаеклы абруен казанган. Ул - Габишево авыл җирлеге депутаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев