Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Район педагоглары призлы урыннар алалар

"2014 ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының республика этабында Нармонка урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Ожмекова икенче урын алды. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм 70000 сум күләмендә сертификат иҗади педагогка лаеклы бүләк булды. "Татарстан Республикасы педагог-китапханәчесе-2014" республика конкурсының "Милли традицияләрне саклаган өчен" номинациясендә Имәнкискә урта мәктәбе педагог-китапханәчесе Кәүсәрия Гаянова...

"2014 ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының республика этабында Нармонка урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Ожмекова икенче урын алды. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм 70000 сум күләмендә сертификат иҗади педагогка лаеклы бүләк булды.
"Татарстан Республикасы педагог-китапханәчесе-2014" республика конкурсының "Милли традицияләрне саклаган өчен" номинациясендә Имәнкискә урта мәктәбе педагог-китапханәчесе Кәүсәрия Гаянова җиңүче дип табылды. Аңа Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы, 10 мең сум күләмендә сертификат һәм электрон китап тапшырылды.
"Татарстанның иң яхшы математика укытучысы-2014" республика конкурсында актив катнашуы өчен Лаешның 2 нче мәктәбе математика укытучысы Ирина Кузнецова Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев