Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Районда беренче шимбә өмәсе булды

Язгы шимбә өмә-ләре - советлар заманыннан калган яхшы гадәт. Күп еллар элекке булганча, бу көннәрдә кешеләр урамга агачлар утыртырга, чүп-чар җыярга чыгалар. Хәзер өмәләр коммунистик дип аталмый. Әмма алар шул ук вакытта - апрельдә үтә. Узган атнада Лаешта төзекләндерү, санитар чистарту һәм яшелләндерү буенча район өмәсе булды. Анда район җитәкчеләре,...

Язгы шимбә өмә-ләре - советлар заманыннан калган яхшы гадәт. Күп еллар элекке булганча, бу көннәрдә кешеләр урамга агачлар утыртырга, чүп-чар җыярга чыгалар. Хәзер өмәләр коммунистик дип аталмый. Әмма алар шул ук вакытта - апрельдә үтә.
Узган атнада Лаешта төзекләндерү, санитар чистарту һәм яшелләндерү буенча район өмәсе булды. Анда район җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, дәүләт учреждениеләре, шәхси компанияләр катнашты. Лаешлылар иртәдән үк ишегалларында тәртип урнаштыра башладылар.
Хезмәт коллективлары, яшьләр, студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары үзәк урамнар белән бергә читтәге урамнарны да җыештырдылар. Сукмакларны, тротуарларны себерделәр. Газоннарны яфраклардан, ботаклардан чистарттылар. Зиратларда да күп эшләнде. Һава торышы яхшы иде, кешеләр рәхәтләнеп бор-дюрларны агарттылар, коймалар, рәшәткә-ләрне буядылар, юл билгеләрен яңарттылар, агачлар утырттылар.
-Быелгы яз безне шаккатырды: әле кояш, әле карлы яңгыр. Ә бүген көн бик яхшы. Чисталык һәм тәртипне теләсә кайчан булдырырга була, - дип елмая "Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексы администраторы Татьяна Акатьева. - Без җыештыру эшенә әзерләндек: музыка уйный, эшкә кәефне күтәрә. Бергә теләсә нинди эш җиңел, тиз бара, мөһиме - теләк булсын!
Соңрак, көннәр җы-лыткач административ биналар янында чәчәк түтәлләре ясалачак, агачлар, куаклар утыртылачак. Шимбә һәм якшәмбе өмәләре көн-нәрендә, шулай ук санитар сәгатьләрдә предприятиеләр чүп-чары шәхси сектордан аермалы буларак бушлай түгелә. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы административ хокук бозулар турындагы кодекска ярашлы төстә төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык каралуын да онытмаска кирәк.
Күпләрне шундый сорау борчый: узган елгы яфракны кая куярга, яндырырга ярамый? Без аңлатма бирүен үтенеп "Лаеш" унитар предприятие директоры Сергей Сюнинга мөрәҗәгать иттек. Ул аны полигонга китерергә ярамавын әйтте, янгын чыгу куркынычы булган мартериал. Яфракны шәһәр җирлеге чүплекләренә түгәләр, чокырлар, ерымнарга. Ә утильләштерүнең иң яхшы ысулы - яфракны җиргә күмеп компост сыйфатында файдалану.
Лаешта өй яны территорияләрендә төзелеш һәм башка материал-лар өелүен күрергә бу-ла. Күпләре чүп-чарны өемнәргә җыеп кына калмый, ә аңа ут төртә. Һавага агулы төтен тарала. Моны эшләргә ярамый дип күпме әйтсәк тә - файдасы юк. Ә аннары "яхшы эш" штраф салуга сәбәп була. Гражданга 2000 нән 3500 сумга кадәр, ә вазифаи затка - 15000 нән 30000 сумга кадәр, - дип искәртә Сергей Анатольевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев