Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Районның мәктәпне тәмамлаучыларына алтын медальләр тапшырдылар

Мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар яңгырады һәм чыгарылыш кичәләре үтте. Дәресләр һәм имтиханнар артта калды. Ә аеруча тырышып укыган һәм мәктәпне бишле билгеләренә генә һәм БДИ буенча югары баллар белән тәмамлаучыларны чәршәмбе көнне алтын медальләр белән бүләкләделәр. Медалистлар алдында район башлыгы Михаил Афанасьев чыгыш ясады. -Мин сезнең һәркайсыгыз белән горурланам. Сез -...

Мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар яңгырады һәм чыгарылыш кичәләре үтте. Дәресләр һәм имтиханнар артта калды. Ә аеруча тырышып укыган һәм мәктәпне бишле билгеләренә генә һәм БДИ буенча югары баллар белән тәмамлаучыларны чәршәмбе көнне алтын медальләр белән бүләкләделәр.

Медалистлар алдында район башлыгы Михаил Афанасьев чыгыш ясады.

-Мин сезнең һәркайсыгыз белән горурланам. Сез - без ышана торган киләчәк. Үзегезнең хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз белән сез иң югары максатларга ирешергә сәләтле булуыгызны расладыгыз. Сезнең тәрбиягезгә һәм белем алуыгызга зур өлеш керткән әти-әниләрегезгә һәм, әлбәттә, тырыш хезмәтләре һәм уку елының бик яхшы нәтиҗәләре өчен бар укытучыларыгызга рәхмәт әйтәм.

Быел 144 чыгарылыш сыйныф укучысының 19е мәктәпне бишле билгеләренә генә тәмамлады. Башлык медальләрдән тыш укуга намуслы карашлары һәм БДИ нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләре өчен рәхмәтләр дә тапшырды. Комлы Ковали урта мәктәбен тәмамлаган, рус теленнән БДИны районда барысыннан яхшырак тапшырган (95 балл) Зөлфия Мөҗиповага медалистлар исеменнән рәхмәт белдерүне ышанып тапшырдылар. Ул укучылар уңышында укытучылар, әти-әниләр һәм район җитәкчелегенең бәяләп бетергесез өлеше барлыгын билгеләп үтте. Укытучыларны да бүләкләр читләп үтмәде. Педагоглар актив һәм нәтиҗәле эшләре өчен бүләкләнде. Районның барлык укытучылары исеменнән Пәрәү мәктәбе директоры Рәшит Хафизов мөрәҗәгать итте.

-Үз талантларыгызны белеп файдаланыгыз һәм алар сезгә хыялларыгызны чынга ашырырга ярдәм итәр. Үз эшегезне уйлап сайлагыз һәм аңа тугры булыгыз. Сезгә матур студент тормышы телим.

Аның мәктәбен тәмамлаучы сигез укучының бише медаль алды. Моны башлык Михаил Афанасьев бик яхшы казаныш буларак билгеләде. Ә 2015 нче елгы Пәрәү чыгарылышын - "алтын" дип атадылар.

-БДИ баллары уңай динамикалы, эш алып барыла. Тиздән безнең медалистларга һәм йөз балл алганнарга Державин мәйданында урын да җитми башлар дип өметләнәм, - дип шаярта Михаил Павлович.

Ата-аналар исеменнән Сергей Козин - Лаешның 1 гимназиясе медалисты, "2014 елның иң яхшы укучысы" конкурсы җиңүчесе Арсений Козинның әтисе чыгыш ясады.

Төп өлештән соң башлык иң яхшы чыгарылучылар һәм аларның укытучылары белән очрашты, һәркайсын мәктәпне бик яхшыга тәмамлаулары белән шәхсән котлады. Михаил Павлович укырга кергәндә районның хәлдән килгәнчә ярдәм итәчәгенә һәм мондый яхшы кадрларның кече ватаннарына кайтуын көтүен ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево лаеш