Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Районыбызның горурлыгы

Хөрмәтле редакция, сезгә районыбызның зур хөрмәткә кешесе - күп санлы дәреслекләр һәм җыентыклар авторы Наҗия Сәләх кызы Гыймадиева турында сөйлисем килә. Ул Татар Сараланы урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Анда татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, озак еллар буена мәктәптә (шуның 5 елы Татар Сараланында)...

Хөрмәтле редакция, сезгә районыбызның зур хөрмәткә кешесе - күп санлы дәреслекләр һәм җыентыклар авторы Наҗия Сәләх кызы Гыймадиева турында сөйлисем килә. Ул Татар Сараланы урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Анда татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, озак еллар буена мәктәптә (шуның 5 елы Татар Сараланында) тарих, татар теле һәм әдәбият укыта. Үз эшенә чын күңелдән бирелеп эшли. Наҗия Сәләховна "Россиянең халык мәгарифе отличнигы" билгесе, "Хезмәт ветераны", "Казанның мең еллыгы" медальләре белән бүләкләнә. Татарстанның атказанган укытучысы исеменә һәм Республиканың Ризаэддин Фәхретдин исемендәге бүләгенә, Россия Президынтының акчалата премиясенә лаек була. Укыту-мәгариф өлкәсендә күпсанлы бәйгеләрдә призлы урыннар яулый, төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре һәм призлар белән бүләкләнә. Ул дәреслекләр һәм методик җыентыклары, мәкаләләре белән билгеле. Менә аның кайберләре: "Имтиханнар өчен", "Татар әдәбияты - 10 класс өчен", "Контроль диктантлар", "Әдәбият дәреслекләре буйлап", "Диктантлар һәм изложениеләр", "Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы". Дөрес фикер, эчтәлекле, укучыларга барып җитә алырлык кагыйдәләр.

Күптән түгел Наҗия Сәләховнаның "Мәктәбем - якты юлым" китабы басылып чыкты. Китап Лаеш районы Татар Сараланы авылы мәктәбенең 100 еллыгына багышлана. Аның үзәгендә - мәктәпкә нигез салган һәм гомерләрен авылны белем юлына алып чыгуга багышлаган мөгаллим-укытучыларның фидакарьләрчә эшчәнлеге. Китапта шулай ук мәктәпне тәмамлап, тормышта үз урыннарын тапкан меңләгән укучылар уңышлары яктыртыла.

"Без тарихта эзлебез", - дип яза китап авторы. Әйе, халкыбызның Наҗия Сәләховна кебек тырыш, уңган, белемле, ярдәмчел, халкын, табигатен яратып яшәүче кешеләребез булганда тарихта эзләребез кала, билгеле.

Үзенең "Мәктәбем - якты юлым" китабы белән ул безне Сабан туенда таныштырды, безгә билгеле булмаган мәгълүматлар бирде. Китап, үзенең бай эчтәлеге белән һәрберебезне яшьлеккә алып кайтты. Яраткан, хөрмәт иткән кадерле укытучыларыбыз белән яңадан очраштырды. Ул еллар һичшиксез истә.

43 ел мәктәптә педагог булып эшләгән Наҗия Сәләх кызы Гыймадиевага ихтирамыбыз зур. Аңа рәхмәт сүзе генә аз булыр. Аңа киләчәктә дә сәламәтлек, тормышында да, иҗатында да яңа уңышлар юлдаш булсын. Гел шундый көләч йөзле, ярдәмчел, бәхетле булып калсын. Районыбызның шундый асыл затлары белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев