Район мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 25 еллыгына багышланган концерт булды.
Казандагы кадетлар интернат мәктәбенең алтынчы сыйныф укучылары чыгышы бик тә үзенчәлекле иде. Хәр-би форма кигән талантлы артистлар җырладылар, кул белән бер сугуда кирпечләр ваттылар һәм такталар сындырдылар, армиядә кирәк булган кул сугышы күнекмәләре күрсәттеләр.
"Батырлык сукмагы" фильмы кадетлар мәк-тәбе укучыларының зәңгәр берет һәм тельняшка кию хокукы алу өчен нинди кыенлык-ларны җиңүләрен күр-сәтте.
Искәндәр - кадетларның иң яше. Ул искиткеч матур җырлады, тавышы сандугачныкы кебек. Тамашачылар да: "Шәп җырлый", - дип үз фикерләрен әйттеләр. Талант! Аның урыны - сәхнәдә. Әмма ул барлык кадетлар кебек"Батырлык сукмагы" үтәргә һәм десантчы булып хезмәт итәргә хыяллана. Кадетлар чыгышы Лаеш укучыларына һәм студентларга ошады. Көчле алкышлар да моны раслый.
Кадетлар сөйли.
Сергей:
-Мин өлкәнрәк малайларның кул сугышы белән шөгыльләнүләрен күрдем. Спортның бу төрен сайладым. Миннән күреп энем дә килде
Олег:
-Җәй көне кыр җыеннарында булдым, армия уставы һәм кануннары буенча яшәдек, парашюттан сикердек.
Нет комментариев