Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Һәрчак синең белән булучы бәйрәм

Җиңүнең 70 еллыгына "Бердәм Россия" партиясе "Җиңүнең җитмеш йөзе" фотопроекты үткәрә, аның геройлары Бөек Ватан сугышы ветераннары булачак. Танылган фоторәссам Фәрит Гобәев фотоаппарат белән Татарстанның бар районнары буйлап йөреп, иң куркыныч сугышларның берсендә илебезгә җиңү бүләк иткән геройларны фотога төшерәчәк. Сүз аңа: -Үземнең эшчәнлегем буенча мин районнарда еш булам, ветераннарны...

Җиңүнең 70 еллыгына "Бердәм Россия" партиясе "Җиңүнең җитмеш йөзе" фотопроекты үткәрә, аның геройлары Бөек Ватан сугышы ветераннары булачак. Танылган фоторәссам Фәрит Гобәев фотоаппарат белән Татарстанның бар районнары буйлап йөреп, иң куркыныч сугышларның берсендә илебезгә җиңү бүләк иткән геройларны фотога төшерәчәк.

Сүз аңа:

-Үземнең эшчәнлегем буенча мин районнарда еш булам, ветераннарны фотога күп төшерәм һәм алар күзенә карап, алар батырлыгы турында сөйләгәннәрне тыңлап битараф калу мөмкин булмавын аңладым. Минем Җиңү бәйрәменә мөнәсәбәтем үзенчәлекле. Сугыш бит һәр гаиләгә, һәркайсыбызга кагылган. Шуңа күрә "Күз яшьле бәйрәм" гыйбарәсе минем өчен яңгыравык сүз генә түгел. Бу бәйрәмне без үз эчебездә йөртәбез.

Минем ветераннарның барысын ук булмаса да, күбесен берләштерүче проект булдырасым килде. Шулай итеп исеме туды - "Җиңүнең җитмеш йөзе", аннан соң проект үзе күзаллана башлады. Минем инициативамны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Римма Ратникованың яклавына шатмын.

Ветераннар зур планда гына булмас дип уйлыйм. Мин кешеләрнең фотосурәтләр артында герой язмышын күрүен телим. Мәсәлән, Апаста ветеранны төшергәндә аның фотосурәттә бары хатыны белән генә булырга тиешлеген аңладым - алар бергә бик гармонияле күренәләр, алардан шундый эчке көч бәреп тора! Алар бер-берсен тукландыралар диярсең. Икесенә дә 90 яшь.

Мин Татарстанның барлык районнарында булырга планлаштырам. Төшерү йомгаклары буенча Казанда күргәзмә ачылачак, аңа без каталог бастырачакбыз. Аңа барлык 70 портрет керәчәк. Без аны иң беренче чиратта күргәзмәбез геройларының үзләренә җибәрергә телибез. Аннан соң, әлбәттә, күргәзмә Татарстанның ветераннар яшәгән шәһәрләрендә һәм авылларында булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево