Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Редакция буйлап экскурсия

Лаешның 2нче мәктәбе 2 "в" сыйныфы укучылары газетабыз редакциясендә кунакта булдылар "Камская новь" газетасының 95 еллык юбилее уңаеннан без берникадәр вакыт дәвамында еракта калган еллардагы редакция тормышы һәм ул чорда аның хезмәткәрләре эше турында материаллар бастырдык. Әлеге басмаларның максаты укучыларыбыз игътибарын безнең район газетасы тарихына җәлеп итү иде - кешеләр...

Лаешның 2нче мәктәбе 2 "в" сыйныфы укучылары газетабыз редакциясендә кунакта булдылар

"Камская новь" газетасының 95 еллык юбилее уңаеннан без берникадәр вакыт дәвамында еракта калган еллардагы редакция тормышы һәм ул чорда аның хезмәткәрләре эше турында материаллар бастырдык. Әлеге басмаларның максаты укучыларыбыз игътибарын безнең район газетасы тарихына җәлеп итү иде - кешеләр газетаны барлыкка китерүчеләрне хәтерләргә һәм искә алырга тиеш. Әмма без юбилей мәкаләләренең иң кечкенә газета укучыларыбызда - түбән сыйныф укучыларында кызыксыну уятуын фаразламаган да идек.

Юбилейга әзерлекнең соңгы көннәрендә Лаешның 2 нче мәктәбе 2 "в" сыйныфы укучылары өчен газета редакциясе буйлап экскурсия үткәрү тәкъдиме безнең өчен көтелмәгән күңелле яңалык булды.

Алдан сөйләшү буенча, алар сәгать 11ләргә килделәр, чөнки редакторны да, хәбәрчеләрне дә, башка хезмәткәрләрне дә урыннарында туры китерергә кирәк иде. Ә газета чыгаручыларның иҗади эше һәрвакытта да редакция бинасында булырга мөмкинлек бирми. Балалар газетаның баш редакторы Денис Геннадьевич Суханов белән бик теләп аралаштылар. Балаларга хас булганча, аларны бигрәк тә яңа ел фигураларына конкурс турындагы мәгълүмат кызыксындырды. Алар редакторны сорауларга күмделәр.

-Конкурста катнашу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

-Ә фотоларны кая һәм ничек җибәрергә?

-Җиңүче нинди приз алачак?

-Ә без үзебез катнаша алабызмы?

Сорауларга җавап алганнан соң, укучылар үзләренең мәктәптәге уңышлары белән уртаклаштылар. Аннары балалар газета барлыкка килү процессы белән таныштылар: хәбәрчеләр теге яки бу темага караган мәкалә һәм материалларның ничек тууы, корректорлар - мәкаләләрнең басылып чыкканчы нинди юллар узуы турында сөйләделәр. Балалар полосаларның ничек версткалануын күрделәр, бу аларны бик кызыксындырды; дубляж бүлегенең ни белән шөгыльләнүен һәм гомумән аның нәрсә икәнен белделәр. Реклама бүлегендә исә газетага белдерүләр һәм реклама бирү тәртибе һәм кагыйдәләре белән таныштылар. Сайт редакторы Мария Павлованы тыңлаганда балаларның кызыксынудан янган күзләрен күрү күңелле иде. Аларны газета белән бәйле булган бар нәрсә кызыксындырды, чөнки ул бөтен район тормышын яктырта бит, димәк, алар тормышын да.

Балалар экскурсиядән канәгать калдылар һәм саубуллашканда редакциянең бар хезмәткәрләренә яңа иҗади уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Камская новь