Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Реформа сәнгать мәктәбенә кагылды

Тиздән бер кайгысыз җәй үтеп китәр һәм аның белән бергә каникуллар да. Укучылар яңадан парта артына утырыр. Балаларның күбесе уку елы башлану белән гомуми белем бирүче мәктәпләрдә генә түгел, музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә дә укырлар. "Музыкалка" - балалар музыка мәктәбен укучылар гадәттә шулай атыйлар. Асылда, бу безнең музыкаль мәдәниятнең нигезе....

Кызганычка каршы, әлеге нигезгә соңгы елларда аз игътибар бирелә. Шунысы яхшы, үз вакытында ул нигез яхшы салынган һәм аерым алганда Лаеш сәнгать мәктәбендә эшләүче кешеләр анда көн үтсенгә яки акча өчен түгел, ә сәнгатьне яратулары сәбәпле эшлиләр. Нәкъ менә шул яшәтә дә мәктәпне.

Элек кабул итү конкурс буенча уздырыла иде, шуңа күрә мәктәпкә иң сәләтлеләр генә эләкте. Ә хәзер конкурс юк, укыйсы килгән һәркем килә. Әмма укырга теләкләре булганнар аз. Бу музыка мәктәпләренең үз акчаларына гына яшәргә мәҗбүр булуы, матди базаның ярлылануы, уен кораллары җитмәү белән дә бәйле. Гади генә мисал - бала скрипкада яки баянда уйнарга өйрәнергә тели, ә шөгыльләнү өчен уен коралы юк. Сәнгать мәктәбенә яшь кадрлар җәлеп итү, педагогларны эшкә чакыру да шушы проблемага бәйле (шуның өстенә гадәттәге торак мәсьәләсе).

-"2011 елда белем бирү турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертелүгә бәйле төстә балалар сәнгать мәктәбенә укырга керү шартлары үзгәреш кичерде, шулай ук мондый учреждениеләрнең статусы да үзгәрде, - дип сәнгать мәктәбен реформалау процессына аңлатма бирә Лаеш сәнгать мәктәбе директоры Валентина Алешина. - Хәзер алар аерым категориягә чыгарылды һәм гомуми белем бирү мәктәпләре белән бер дәрәҗәдә тора. Балаларга өстәмә белем бирүнең элекке әһәмиятен кире кайтару һәм саклауга юнәлтелгән федераль стандартлар эшләнде. Әлеге стандартлар кысаларында яңа программалар кертелү яшь талантларны ачыкларга һәм киләчәктә баланы булачак музыкант, рәссам, хореограф һөнә-ренә әзерләргә мөмкинлек бирә.

Хәзер балаларны кабул итү керү имтиханнары нәтиҗәсе буенча башкарылачак. Әмма бу сынаулардан куркырга кирәкми, бу баланың музыкаль, ритмик һәм башка күнекмәләрен тикшерү генә. Сәнгать мәктәбен тәмамлаганда укучылар чыгарылыш имтиханнары тапшыралар һәм аларда музыка һәм сәнгать училищелары педагоглары булу мәҗбүри, ә элек имтиханнарда педагогларның эчке составы гына катнаша иде.

Уку сроклары законда аерым графа белән билгеләнгән. Хәзер алар озайтылды. Әгәр бала алты яшь ярымга җитмәгән икән, скрипка һәм фортепиано бүлегендә сигез ел укыйсы; башка бүлекләрдә - биш ел. Әгәр укучы укуны тагын да дәвам иттерергә тели икән, скрипка һәм фортепиано бүлегендә уку тугыз ел була. Башка бүлекләрдә - алты ел. Балаларын алты яшькә кадәр үк укырга бирергә теләүчеләр өчен интеграцияләнгән курслар бар. Әлеге курслар программасы балада эстетик башлангычны үстереп кенә калмый, аны мәктәпкә әзерли, гомуми үсешенә ярдәм итә.

Баланы сәнгать мәктәбенә биргәндә шуны истә тотарга кирәк: аның уңышы күбесенчә әти-әнисеннән, аларның сәнгать белән шөгыльләнүгә мөнәсәбәтеннән тора. Кагыйдә буларак, бала - әти-әнисенең көзгесе. Өлкәннәр кызыксынса, балалар да кызыксына. Әти-әниләр укытуның максатын белергә, уку нәтиҗәләрен (билгеләр генә күздә тотылмый) тикшереп барырга тиешләр. Балалар сәнгать мәктәпләре дәүләт финанславында булса яхшы булыр иде, чөнки алар шәхес һәм җәмгыять үсеше өчен кирәк. Әмма, аерым алганда, уен кораллары алу мәсьәләсен әти-әниләргә кайгыртырга туры килә, аның юклыгы баланы мөстәкыйль шөгыльләнү мөмкинлегеннән мәхрүм итә.

Шулай итеп, әгәр сез балагызның белемле, тәрбияле, һәр яктан үскән шәхес булуын, үз вакытын бүлә белүен теләсәгез - аны сәнгать мәктәбенә бирегез. Киләчәктә танылган рәссам, музыкант яки биюче булу-булмавына карамастан, ул алган зур тәҗрибә аңа кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ДШИ каникулы прием