Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Рәхмәт сиңа, бабай!

Лаешның 2 нче урта мәктәбе "Сугыш балалар күзлегеннән" җыентыгы чыгарды. Анда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның укучылар язып алган хатирәләре, мәктәп укучыларының тыл хезмәтчәннәре һәм җиңүче сугышчылар турында хикәяләре тупланган. Китапка балалар рәсемнәреннән иллюстрация ясалган. Алдагы саннарда без әлеге җыентыктан өзекләр бастыра башлаячакбыз. Ә бүген икенче сыйныф укучысы Марина Фадееваның иншасын...

Лаешның 2 нче урта мәктәбе "Сугыш балалар күзлегеннән" җыентыгы чыгарды. Анда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның укучылар язып алган хатирәләре, мәктәп укучыларының тыл хезмәтчәннәре һәм җиңүче сугышчылар турында хикәяләре тупланган.

Китапка балалар рәсемнәреннән иллюстрация ясалган. Алдагы саннарда без әлеге җыентыктан өзекләр бастыра башлаячакбыз. Ә бүген икенче сыйныф укучысы Марина Фадееваның иншасын тәкъдим итәбез.

Без хәтерлибез һәм горурланабыз

Лаеш районында Никольский авылы бар. Анда 1925 елда Солнцевлар гаиләсендә бер малай туган. Үсмер чагында ул колхозда эшләгән, укуын дәвам итәргә һәм һөнәр алырга хыялланган.

Әмма сугыш аның хыяллары чынга ашуга комачаулаган: аны армиягә алганнар. Пулеметчылар курсын тәмамлаганнан соң ул ефрейтор званиесе ала һәм фронтка җибәрелә. 1944 елда Новгород өлкәсендәге Скачем авылын саклаганда, фашистлар белән канкойгыч сугышта 19 яшьлек егет - Солнцев Александр Сергеевич һәлак була. Ул минем ике туган бабам була.

Бөек Җиңү өчен эшләгән бар нәрсә өчен рәхмәт сиңа, бабай. Без сине хәтерлибез һәм синең белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район