Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Рәхәтләнеп үбешегез

6 һәм 12 июльдә Бөтендөнья үбешү көне билгеләп үтелә. Бу россиялеләр өчен гадәти булмаган һәм яңа бәйрәм. Беренче булып аны унтугызынчы гасыр ахырында Бөек Британиядә бәйрәм итә башлыйлар, егерме ел элек БМО аңа халыкара статусы бирә. Үбешү барлыкка килүнең бик күп юрамалары бар. Аларның берсенә ярашлы төстә, үбешкәндә кешеләр тыннарын...

6 һәм 12 июльдә Бөтендөнья үбешү көне билгеләп үтелә. Бу россиялеләр өчен гадәти булмаган һәм яңа бәйрәм. Беренче булып аны унтугызынчы гасыр ахырында Бөек Британиядә бәйрәм итә башлыйлар, егерме ел элек БМО аңа халыкара статусы бирә.


Үбешү барлыкка килүнең бик күп юрамалары бар. Аларның берсенә ярашлы төстә, үбешкәндә кешеләр тыннарын алыштыралар. Кайбер борынгы риваятьләр буенча кеше җаны нәкъ менә тында икән. Димәк, үбешү - бу җаннар аралашу дигән сүз.
Үбешү бар дөньяга таралган, әмма төрле мәдәниятләрдә үз гадәтләре. Мә-сәлән, иң эмоциональ милләтнең берсе булган италиялеләр артык таныш булмаган әңгәмәдәшләрен дә үбә алалар. Ә Америкада яңа ел курантлары сукканда Таймс-скверда меңнәрчә пар үбе-шә. Анда үбешүләр турында хәтта фән бар - филематология.
Киң билгеле булган "француз" үбешүен уйлап тапкан французлар турында да онытырга ярамый. Ә французлар үзләре аны "җаннар кушылуы" дип йөртәләр. "Француз" үбешүе вакытында организмның тәэсирен өйрәнгән галимнәр аның файдасы турында әйтәләр. Аның ярдәмендә бәхет гормоны - серотонин барлыкка килә.
Азия һәм гарәп илләрендә яшәүчеләр үз хисләрен белдерүдә тыйнаклар. Мәсәлән, Гарәп Әмирлекләрендә яки Көньяк Кореяда урамда яңактан үпкән өчен дә штраф салалар. Әгәр сез туристик сәяхәткә барырга уйласагыз бу культура үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк.
Россия культурасында үбешү - явыз көчләр һәм яман күзләрдән саклау ысулы (йокыга талган патшабикә турындагы әкияттәге кебек). Бүген назлы һәм мәхәббәт үбешүе тынычландыра да, "дәвалый" да ала. Мәсәлән, әгәр бала егылса әнисе үбүе аны тынычландыра.
Табиблар һәм психологлар кешегә үбешү файдага гына дип раслыйлар. Еш үбешүчеләр бәхетлерәк һәм сәламәт тә булалар. Үбешү-ләр стрессны һәм депрессияләрне җиңәргә ярдәм итә. Үбешкән чакта канга адреналин бүленеп чыга, организмга тонус бирә. Моннан тыш, үбешүләр - йөз мускулларының үзенчәлекле күнегүе, ул җыерчыклардан саклый. Ә инде һәрчак формада булырга теләүчеләр шуны белергә тиешләр: бер үбешү уртача 12 калорияне "яндыра".
Рәхәтләнеп үбешегез, диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев