Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Рифкать Миңнеханов: “Юлларда үзеңне дөрес тоту бала чактан тәрбияләнә“

Татарстан ЮХИДИ идарәсе начальнигының Лаешка килүе зур вакыйга булды. Визит программасы бай һәм төрле иде. Рифкать Нургалиевич Лаеш районы ЮХИДИ вәкилләре белән очрашты, республика юлларындагы хәлне анализлады. Лаеш полицейскийлары эшендәге уңай һәм тискәре якларны билгеләп үтте. Аннан соң район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, район прокуратурасы һәм суд хезмәткәрләре белән...

Татарстан ЮХИДИ идарәсе начальнигының Лаешка килүе зур вакыйга булды. Визит программасы бай һәм төрле иде.

Рифкать Нургалиевич Лаеш районы ЮХИДИ вәкилләре белән очрашты, республика юлларындагы хәлне анализлады. Лаеш полицейскийлары эшендәге уңай һәм тискәре якларны билгеләп үтте.

Аннан соң район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, район прокуратурасы һәм суд хезмәткәрләре белән әңгәмә булды.

ТР ЮХИДИ идарәсе начальнигы "Рябинка" балалар бакчасында планлаштырылган вакыттан озагракка тукталды. Аны мөдир Светлана Никитина, мәгариф идарәсе начальнигы Эльмира Абутдинова, мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Венера Дәүлиева һәм зур, матур балалар сараеның кечкенә хуҗалары каршы алды. Кунакның бәләкәчләргә җылы мөнәсәбәте ачык күренде. Ә алары елмайган кунакка якын килеп исәнләштеләр.

Дәрестә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенын, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү белән бәйле спорт ярышларын оештырган тәрбиячеләренең йөзләренә кызыллык китермәделәр. Бүләкләр тапшыру очрашуның йомгаклау өлеше булды. Рифкать Миңнеханов балалар бакчасына велосипедлар һәм яктылык кайтаручы фликерлар тапшырды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр баш инспекторга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска, ә велосипедларда рөхсәт ителгән урыннарда гына йөрергә сүз бирделәр.

-Лаеш районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә юлларда балаларның имгәнүләрен кисәтү буенча эшнең актив алып барылуын билгеләп үтәргә кирәк. Егерме өч балалар бакчасының 17 сендә автосыйныфлар бар, - дип билгеләп үтте ЮХИ дирекциясенең Казан филиалы белгече Гөлшат Зәйнуллина. - Соңгы өч елда гына да шундый җиде сыйныф җиһазланды. Ә 2013 елда Сокурыда тулы бер автошәһәрчек булдырдык, анда юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары шөгыльләнә. Быел Олы Кабандагы "Ладушка" балалар бакчасында автосыйныф ачарга ниятлибез.

"Рябинка" балалар бакчасы балаларны юлларда үзеңне имин тотуга өйрәтү планында үрнәк булып тора. Монда үсешкә ярдәм итүче уеннардан файдаланалар, булган җиһазлар моңа ярдәм итә. Электрон светофор, сөйли торган өйрәтү стендлары, дидактик материал, янәшәдәге территориядәге юл билгеләре... Бу тәрбиячеләр үз эшләрендә файдаланган әйберләрнең тулы булмаган исемлеге.

Рифкать Нургалиевич балалар белән аралашканда, Лаеш районы полиция бүлеге начальнигы кабул итү бүлмәсенә ТР юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторына кабул итүгә килгән гражданнар җыелды. Вакыты чикләнгән булуга да карамастан, Рифкать Миңнеханов һәр кешене игътибар белән тыңлады, аңлатты һәм киңәшләр бирде. Машина йөртүчеләрне зур габаритлы йөк ташуга һәм йөртү таныклыкларын алыштыруга, административ штрафлар салуның гадел булу-булмавына бәйле һәм башка проблемалар борчый.

Россия ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигының эш визиты район Советы бинасында дәвам итте, анда район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Рифкать Миңнеханов түгәрәк өстәл артында полиция бүлеге ветераннары белән очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ГИБДД