Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Һәркем өчен тигез мөмкинлекләр

Инвалидларның бөтенроссия җәмгыятенең Лаеш районы оешмасы утырышында катнашучылар үзләре өчен актуаль булган шактый мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Активистлар җыелышы Халыкара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә туры китерелде. "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге залында авыруларына карамастан актив тормыш рәвеше алып баруларын һәм яңалыкка омтылуларын дәвам итүчеләр җыелган иде. -Безнең...

Инвалидларның бөтенроссия җәмгыятенең Лаеш районы оешмасы утырышында катнашучылар үзләре өчен актуаль булган шактый мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Активистлар җыелышы Халыкара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә туры китерелде. "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге залында авыруларына карамастан актив тормыш рәвеше алып баруларын һәм яңалыкка омтылуларын дәвам итүчеләр җыелган иде.

-Безнең оешма инвалидларны җәмгыятькә җайлаштыру өчен бар көчен куя, - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга инвалидларның бөтенроссия җәмгыятенең Лаеш районы оешмасы рәисе Вячеслав Гусев. - Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит белән хәл яхшыра. Дәүләт структуралары ярдәм итә, инвалид балаларны тернәкләндерү программасы эшли. Әмма хәл ителмәгән проблемалар да бар әле.

Балалар шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина җыелганнарга быел эшләнгән массакүләм мәдәни эшләр турында сөйләде. Лаеш районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү өчен даими төстә концертлар, бәйрәмнәр һәм хәйрия акцияләре үткәрелә.

Алга таба чара түгәрәк өстәл формасында үтте. Утырышта катнашучыларның сораулары күп иде. Кешеләр пенсиягә индексация үткәрәчәкләрме, кулланучы хокуклары өчен ничек көрәшергә һәм социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартырга кирәкме икәнлеге белән кызыксындылар. Махсус шуның өчен Пенсия фонды, медицина профилактикасы үзәге һәм дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы вәкилләре чакырылган иде. Әңгәмә бик җанлы үтте, чөнки әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелде. Килгән бар кешегә катлаулы хокукый һәм тормыш хәлләрендә нәрсә эшләргә кирәклеге турында белешмәлекләр тапшырдылар.

-Күңелегездәге гармонияне һәм тормышка уңай карашыгызны саклап калыгыз, - дигән теләк белдерде "Бердәм Россия" партиясенең Лаеш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Роза Мышева. - Күңел гариплеге физик инвалидлыктан куркынычрак.

Чара оешма әгъзаларына мактау грамоталары тапшыру һәм юбилярларны котлаулар белән дәвам итте.

Килгән бар кешегә бүләкләр тапшырдылар. Очрашу бәйрәмчә төшке аш белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район