Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Тумышы белән Травкинодан

Мәдәният өлкәсендәге җитәкче-хатын-кызның ышандырырлык портретын ясау өчен аның көндәлек эшчәнлегендәге фактлардан файдалану да җитә. Әйтәсе дә юк, мәдәният йорты директорының мәшәкатьләре күп: массакүләм чаралар үткәрүдән төрле оештыру мәсьәләләренә кадәр. Иҗади, энергияле, алдан күрүчән, эшлекле-Никольский мәдәният йорты директоры Светлана Трусова характерының фәкать кайбер яклары гына.

1963 елның 16 февралендә Столбище бала тудыру йортында Литвиновларның алтынчы кызлары дөньяга аваз сала. Сабыйга Светлана дип исем кушалар. Ул ирекле бала булып үсә, Травкино авылының зур булмаган урамнарында уйный: авылда балалар бакчасы булмаган. Җиде яшендә башлангыч мәктәпкә бара. "Мәктәпкә бару өчен бер бүлмәдән чыгып икенчесенә керү дә җитә, анда сыйныфта җитди укытучы Алексей Григорьевич, минем әтием, көтә иде, - дип сөйли Светлана Алексеевна. - Беренче сыйныфта мин мәктәп формасын киеп, кулыма портфель алып, урамның теге башына иптәш кызым янына бара, ә аннан икәү бергә киредән "чынлап" мәктәпкә бара идек, - дип елмаеп искә ала ул. Һәм сүзен дәвам итә, - ә җидееллык мәктәпкә Сапуголига йөрергә туры килде, теләсә нинди һава торышында берничә километрны җәяү йөрдек. Мәктәпне тәмамлау өчен көн саен Никольскийга биш километр ара үттек".

...Әмма өлкән сыйныфта укыганда Светаның тормышы кызыклы була: ул мәктәп елларында сыйныфташлары төзегән ВИАда җырлый, каникулларда еш кына СССР буйлап сәяхәт итә. Мәктәпне "алтын медаль"гә тәмамлагач Светлана Казан мәдәният институтына укырга керә. Монда ул үзенең булачак ире Сергей Трусов белән таныша. Дөрес, ул вакытта егет "биш минуттан" театр бүлеген тәмамлау алдында була. Егет армия хезмәтеннән кайткач һәм институтны тәмамлагач яшьләр өйләнешәләр.

Укуны тәмамлагач Светлананы Чаллыга (ул чакта Брежнев) эшкә билгелиләр. Әмма "Волга" совхозы директоры Анатолий Демидов стипендиатканы анда җибәрүгә ризалык бирми, башта берничә айдан ачыласы яңа мәдәният йортында эшне җайга салуны сорый. Төзелә торган ике квартирлы коттедждан торак та вәгъдә итә. Шулай итеп Светлана Алексеевнаны мәдәният бүлеге Никольский мәдәният йорты директоры итеп эшкә ала. Эшне Никольский һәм Кунтечи арасындагы 1964 елда ике авыл яшьләре төзегән иске бинада башларга туры килә. "Җылыту системасы туңган, түшәмнең бер өлеше җимерелгән, идәнен сүтеп алганнар, тәрәзә пыялалары ватылган, ә тамаша залындагы утыргычлар эштән чыккан. Эшкә барыр урын булсын өчен ремонт белән шөгыльләнергә туры килде", - дип сөйли Светлана. Бер айдан КамАЗ мәдәният сараендагы эшен ташлап ире кайта, ул мәдәният йортына җитәкчелек итә, ә Светлана сәнгать җитәкчесе була.

"Яшәргә урын юк, буш өйдән буш өйгә күчендек. Яңа мәдәният йорты һәм коттеджлар төзелеше озакка сузылды. Бу авылга юкка килгәнбез дигән уйлар килде", - дип ул елларны искә ала С.Трусова. Әмма вакыт үтү белән барлык кыенлыкларны җиңәләр. Ә 1986 елның 7 мартында озак көткән яңа мәдәният йорты бинасы ачыла. Тормышка ямь өстәлә.

1988 елның язында Трусовлар ветераннар хоры оештыру өчен пенсионерларны кич утырырга чакыралар. Аларда җәйге Николада элек-электән "каравон уйнау" гадәте булуын беләләр. "Ирем белән без бу искиткеч яхшы гадәтне торгызырга булдык һәм барысы чынга ашты", - дип сүзне дәвам итә Светлана. Тиздән бәйрәм рус фольклоры фестиваленә үсә, бөтенроссия фестивале масштабына һәм Татарстанда дәүләт бәйрәменә әйләнә. Беренче кич утыру көне, 19 апрель, "Каравон" ансамбленең туган көне булып тора, ә быел аңа 25 ел тула.

Светлана хореография һәм вокаль түгәрәкләргә, балалар фольклор төркеменә җитәкчелек итә, спектакльләрдә һәм концертларда катнаша. Фольклор экспедицияләргә ярдәм итә: Татарстан мәдәният министрлыгы республика фәнни-методик үзәге һәм Казандагы рус мәдәнияте җәмгыяте белән хезмәттәшлек итә. Нәтиҗәдә 1997 елда беренче "Каравон. Русские праздники Лаишевского края" китабы дөнья күрә.

2000 елның апреленнән, ире сайлап куелган вазифага күчкәч, Светлана Трусова яңадан мәдәният йорты директоры була. Шушы вакыт эчендә аның катнашында Лаеш районы буйлап туристик маршрутлар эшләнә. Хәзер Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән туристлар Никольскийда еш булалар.

2010 елда С.Трусова "Мәдәният һәм гореф гадәтләр" номинациясендә ТРда "Ел хатын-кызы" дип таныла. Ә аның җитәкчелегендәге "Каравон" ансамбле "Играй, гармонь!" телетапшыруында катнаша. 2012 елның декабрендә ТР Президенты указы белән Трусова Светлана Алексеевнага ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә.

Ул хәзер дә чынлап үз эше белән мавыга, борынгы җырлар эзләү һәм җыю белән шөгыльләнә. Өстәвенә Светлана Алексеевна өч бала анасы да. Ул җитәкчелек иткән мәдәният йорты коллективы бер генә вакыйганы да игътибарсыз калдырмый, кешеләрне үз иҗаты белән сөендерүен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: биография Никольск Трусова