Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Росгосстрах“ Лаешта яшәүчегә берничә миллион сум акча түләгән

"Росгосстрах" компанияләр төркеме иминият очраклары буенча үз клиентларына һәр атна саен 1,2 миллиард сумнан артык акча түли. Әлеге иминият компаниясенең бүген акча җыю, түләү һәм клиентлар саны буенча иминият базарында лидер булуы очраклы түгел. Иминият базарында Лаеш шәһәре агентлыгы да яхшы уңышларга ирешә, агымдагы елның тугыз аенда ул үз клиентларына...

"Росгосстрах" компанияләр төркеме иминият очраклары буенча үз клиентларына һәр атна саен 1,2 миллиард сумнан артык акча түли. Әлеге иминият компаниясенең бүген акча җыю, түләү һәм клиентлар саны буенча иминият базарында лидер булуы очраклы түгел.

Иминият базарында Лаеш шәһәре агентлыгы да яхшы уңышларга ирешә, агымдагы елның тугыз аенда ул үз клиентларына иминият очраклары буенча 30 миллион сумнан артык акча түләгән.

Мәсәлән, Лаешта яшәүче Лилия Трифонова янгын тарафыннан юкка чыгарылган йортын иминият түләүләре аркасында кыска вакыт эчендә яңадан торгыза алган. Йорт һәм мөлкәт өчен иминият түләве 4,5 миллион сумга якын була. Менә ышанычлы компаниядә иминиятләнү нәрсәне аңлата! Бу очрак чираттагы мәртәбә "Росгосстрах"ның авыр чакта үз клиентларын ташламавын раслый. Лилия Трифонова бар "Росгосстрах" компаниясенә, филиал директоры Альберт Ишбулатовка, Лаеш агентлыгы җитәкчесе Габделәхәт Хәкимовка һәм иминият агенты Әлфия Ибраһимовага ихлас рәхмәтләрен белдерә.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево страхование

2
X