Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

"Россия-2014" экспедициясе

"Россия-2014" эк-спедициясендә кат-нашучылар гадәти булмаган сәяхәт вакытында төшерә торган заманча Россия турындагы видеофильмга безнең район тормышы эпизодлары да эләгергә мөмкин. Узган җомгада Лаешта һәм Сокурыда иҗтимагый халык фронты активистлары булды, алар бу көнгә кадәр Владивостоктан Россия юлларының 11 мең километрын узганнар. Символик бизәлеш белән аерылып торучы автомобиль-ләрдә алар районыбызда яшәүчеләр...

"Россия-2014" эк-спедициясендә кат-нашучылар гадәти булмаган сәяхәт вакытында төшерә торган заманча Россия турындагы видеофильмга безнең район тормышы эпизодлары да эләгергә мөмкин.

Узган җомгада Лаешта һәм Сокурыда иҗтимагый халык фронты активистлары булды, алар бу көнгә кадәр Владивостоктан Россия юлларының 11 мең километрын узганнар. Символик бизәлеш белән аерылып торучы автомобиль-ләрдә алар районыбызда яшәүчеләр белән аралашу һәм истәлекле урыннарда булу өчен килгәннәр.
Сокурыда кунакларны барыннан да бигрәк юлларда уртача тизлекне үлчәүнең монда берничә ел элек кертелгән инновацион системасы кызыксындырды. Әмма визитерларда иң көчле тәэсирләрне безнең шәһәр, аның тарихы белән танышу калдырды. Лаешлылар кунакларны бик җылы каршыладылар. Г.Р.Державин исемендәге мәйданда аларны Гавриил Романович үзе һәм патшабикә Екатерина Икенче катнашкан театраль-ләштерелгән тамаша көтә иде, ә рольләрне Державино мәктәбе укытучылары искиткеч башкарды. Атаклы як-ташыбыз һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң кунаклар каршы алучылар озатуында Собор мәйданына юл алдылар, анда үткәнгә сәяхәт дәвам итте. Монда "Каравон" фольклор коллективы белән таныштылар.
Очрашуның иң югары ноктасы балалар йортына бару булды. Экспедициянең җитәкчесе, иҗтимагый халык фронты үзәк штабы әгъзасы һәм "Убитые дороги" автомобильчеләр хә-рәкәте лидеры Александр Васильев балаларның күп санлы сорауларына җавап бирде, сәяхәтнең максаты турында сөйләде.
-Экспедициядә катнашучылар бурычларының берсе - халык фронты активистларының соңгы вакыттагы эше нәтиҗәләрен үз күзлә-ре белән күрү, кешеләр белән аралашу, россиялеләрнең Кырымны кушу турында нинди фикердә булуын белү, төбәкләр тормышында көнүзәк проблемаларны ачыклау. Без илебезне ниндидер бер яктан - уңай яки тискәре итеп күр-сәтү максаты куймыйбыз, - дип ассызыклады Александр Васильев. - Әмма экспедиция йомгаклары буенча билгеле бер нәтиҗәгә ирешү бурычы тора. Кайбер проблемалар закон инициативасы булыр, кайберләре эшләп бетерү һәм карар кабул итү өчен хөкүмәткә җибәрелер дип ышанам. Иң җитдиләрен, Президент яклавын таләп итүчеләрен, иҗтимагый халык фронтының ел азагында үтә-чәк икенче "Гамәлләр форумы" көн тәртибенә кертәчәкбез.

Очрашуның йомгак өлешендә бүләкләр алыштылар. Экспедициядә катнашучылар үзләре белән Лаеш ягы пейзажлары ясалган картиналар, балаларның кул эшләнмәләрен алып киттеләр. Ә балалар йортында тәрбия-ләнүчеләр рәхмәт хисе белән истәлекле сувенирлар кабул иттеләр. Әлеге акциянең үзә-гендә Олег Пенькинга аерым игътибар күр-сәтелде. Физик мөм-кинлекләре чикләнгән үсмер соңгы вакытта зур уңышлар казана, спорт белән шөгыль-ләнә, чит кеше ярдәменнән башка йөрергә өйрәнә. Автоярышта катнашучылар бүләк иткән инвалид коляскасы, ихтимал, якын арада кирәкми дә башлар. Әмма бүген, мобильрәк булу өчен, ул аңа мохтаҗ әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев