Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Россия чаңгы юллары - 2015 җиңүчеләрне билгеләде

"Россия чаңгы юллары" бөтенроссия массакүләм ярышы 1982 елдан һәр елны үткәрелә. Узган шимбәдә зур кышкы ярышларның район этабына сигез йөзгә якын кеше чыкты. Бу көнне салкын иде, әмма спорт традицияләре салкыннардан ныграк булып чыкты. "Россия чаңгы юллары"нда профессионаллар һәм спортның бу кышкы төрен яратучылар катнашты. Һәркем өчен яшенә туры килүче...

"Россия чаңгы юллары" бөтенроссия массакүләм ярышы 1982 елдан һәр елны үткәрелә. Узган шимбәдә зур кышкы ярышларның район этабына сигез йөзгә якын кеше чыкты.

Бу көнне салкын иде, әмма спорт традицияләре салкыннардан ныграк булып чыкты. "Россия чаңгы юллары"нда профессионаллар һәм спортның бу кышкы төрен яратучылар катнашты. Һәркем өчен яшенә туры килүче дистанция тәкъдим ителде: иң кечкенәләр өчен 500 метрдан башлап өлкәннәр өчен километрга кадәр. Теркәүгә килгән чаңгычылар артканнан-артты. Районның барлык оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, авыл җирлекләре, район мәктәпләре укытучылары һәм укучылары, пенсионерлар мондый масштаблы спорт вакыйгасыннан читтә калмады.

Иң күп санлы командалар белем бирү учреждениеләреннән, ЛТЭТ, социаль яклау бүлеге, үзәк район хастаханәсе һәм кайбер башка коллективлардан иде.

Чаңгы ярышы ачылышында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Андрей Карсалов чыгыш ясады. Ул бу салкын көндә сәламәт яшәү рәвешенә таба адым ясаган һәркемне котлады һәм уңышлы финиш теләде.

Стартка беренче итеп мәктәп укучыларын чакырдылар. Ярышта катнашучы башкалар аларны дулкынланып күзәтте. Яшь чаңгычылар бер-берсен уза-уза финишка беренче килергә тырышты.

Ярышта катнашучылар бер-бер артлы этапка чыкты. Фиништан соң ук җиңүчеләр мактау пьедесталына чакырылды. Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр алды.

Ярышта иң яшь катнашучы - Солтан Фәтхетдинов махсус приз белән билгеләнде. Малайга 3 яшь тә юк, ә ул инде чаңгыда яхшы йөри. Лаештан Гайнетдиновлар гаиләсе районның иң спорт сөюче гаиләсе дип табылды. Масловлар гаиләсе алардан бераз гына калышты. "Россия чаңгы юллары"нда алар ел саен катнаша. Елена Маслова спортның әлеге төре белән шөгыльләнүнең сәламәтлекне сакларга, вакытны яхшы үткәрергә һәм кәефне күтәрергә ярдәм итүен билгеләп үтте.

Ярышларда катнашучы иң өлкән кеше - Олы Кабаннан Альберт Кольцов. 76 яшьлек чаңгычы 56 яшьтән өлкәннәр яшь категориясендә чираттагы мәртәбә лидер булды. Аның үзеннән яшьрәк көндәшләрен узып китүенең сәбәбе - ветеран дүртенче сыйныфтан төрле чаңгы ярышларында катнаша.

-Бездән башка нинди ярыш? - дип шаярта Альберт Миронович. - Сез чаңгы шуасызмы? Юк? Кышын өйдә утырып буламыни? Чаңгыга бастың да - урманга: чаңгы белән бар авырулардан качарга була бит!

... Стартка соңгылардан булып өлкән яшь категориясе чаңгычылары чыкты. Дистанциянең һәр метрында көрәш киеренке булды. Җанатарлар бер-бер артлы финиш сызыгын үтүче спортчыларга шаулап көч биреп торды.

Һәм ярышка нәтиҗә ясар вакыты җитте. Команда исәбендә Лаешның социаль яклау һәм эчке эшләр бүлекләре оешмалар арасында иң яхшылары булды. Кече Елга авыл җирлеге командасы беренче урын өчен медальләрне барыннан да күп җыйды һәм авыл җирлекләре арасында җиңүче булды. Уку йортлары арасында Хәерби мәктәбе Столбище мәктәбеннән генә калышып, икенче урынга чыкты. Шәхси исәптә Лаешта яшәүчеләр фамилияләре еш яңгырады. Һәр яшь төркемендә җиңүчеләргә медальләр һәм бүләкләрне район башлыгы Михаил Афанасьев тапшырды. Ул иң яхшы спортчыларны котлап, бүген ярышка чыккан һәркемнең җиңүче булуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево спорт Лыжня России