Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Россия чаңгы юллары“нда катнашучылар саны арта

Узган чаңгы ярышы турында шигырь юлларыннан башка сөйләшеп тә булмас кебек, чөнки көне искиткеч матур иде. Видесюжетны газета сайтының "Видео" бүлегендә карагыз. Спортчылар, тамашачылар һәм бары тик ял итүчеләр - балалары, яраткан кешеләре белән - шимбә көнне Лаеш читенә җыелды. Чаңгы ярышы масштабы буенча зур район бәйрәмнәреннән калышмады. Ә асылда...

Узган чаңгы ярышы турында шигырь юлларыннан башка сөйләшеп тә булмас кебек, чөнки көне искиткеч матур иде.

Видесюжетны газета сайтының "Видео" бүлегендә карагыз.

Спортчылар, тамашачылар һәм бары тик ял итүчеләр - балалары, яраткан кешеләре белән - шимбә көнне Лаеш читенә җыелды. Чаңгы ярышы масштабы буенча зур район бәйрәмнәреннән калышмады. Ә асылда ул бәйрәм дә иде - спорт, сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс тормыш сөю бәйрәме. Ярышларда катнашучылар белән килгән уннарча машиналар һәм автобуслар уңайлы машина кую урынына урнаштылар. Музыка яңгырады, кеше биеклегендәге аю һәм куян фигуралары тамашачылар күңелен күрде. Бераз читтәрәк ашыгыч ярдәм машинасы урнашкан, ә снегоход руле артында утыручы ирләр бар дистанция дәвамында чаңгычыларны озата бару өчен старт бирелүен көтәләр. Елмаюлар, фотосессияләр, модалы логотиплы башлыклар, чаңгылар - болар барысы да узган шимбәнең аерылгысыз өлеше булды.

Лаеш районында 34 нче Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышын башлык Михаил Афанасьев ачты. Ул "Россия чаңгы юллары"нда катнашучылар санының елдан-ел артуын билгеләп үтте. Бәйрәм белән котлады, барлык килгән кешегә яхшы кәеф, ә ярышта катнашучыларга җиңү теләде.

Барлык чаңгычылар яшь төркемнәренә бүленде: 14 яшькә кадәр, 15 тән 17 яшькә, 18 дән 35 яшькә, 36 дан 45 яшькә, 46 дан 55 яшькә кадәр, 56 дан өлкәнрәк.

Һәм менә беренче нәтиҗәләр. 14 яшькә кадәрге кызлар арасында финишка беренче булып Камилә Сөнгатова килде, аннан соң Алинә Камалиева һәм Айсылу Гайнетдинова. Тиздән әлеге яшь төркемендә егетләр арасында да җиңүчеләр билгеле булды: Никита Беспалов, Егор Кубарев, Фәнил Якупов.

"Россия чаңгы юллары"нда яшь буенча чикләүләр юк. Трассага җиде яшьлек Матвей Андреяшин да, 82 яшьлек Петр Васильевич Степанов та чыкты. 77 яшьлек Альберт Миронович Кольцов аннан бераз яшьрәк. Ул "Россия чаңгы юллары"нда инде 19 нчы тапкыр катнаша. "Каипы" совхозының элекке директоры Владислав Петрович Корчагинга - 76 яшь. "Россия чаңгы юллары"нда 10 нчы тапкыр стартка чыга. 66 яшьлек Петр Михайлович Суханов та чаңгыга баскан. Чаңгы спорты ветераннары киеп ярышкан саннар аларның яшьләренә туры килә иде.

Финиш янына җанатарлар җыелды, алар трассага чыкканнарга көч биреп тордылар. Җылынганнар, йөзләре алсуланган, башлык астыннан чәчләре чыккан - финишка килүче чаңгычылар күренеше шундый иде. Аларга курткалар бирделәр, кайнар чәй эчерделәр һәм тәэсирләрен тыңладылар. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен яхшы бонус бар иде: ярыш нәтиҗәләре чаңгыда йөгерү буенча "Готов к труду и обороне" нормативлар комплексыннан зачетка исәпләнә.

-Киләсе елга һичшиксез киләчәкбез! - ди ышанычлы итеп Вәлишиннар - иң спорт сөюче гаилә башлыгы. Трассада алар иң яхшы күрсәткечләргә иреште.

Икенче сәгать киткәч соңгы ярыш башланды. Һәм, ниһаять, медальләр тапшырыр вакыт житте. Сәхнәгә район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев һәм аның урынбасары Андрей Карсалов күтәрелде. Медальләр, алкышлар, истәлеккә фотога төшү - район кешеләренә массакүләм спорт бәйрәме турында яхшы хатирәләр бүләк иткән шимбә көне шулай төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Лыжня России