Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Россия Конституциясе көне белән!

Хөрмәтле район халкы! Илебезнең төп законы -ихлас котлауларны кабул итегез. 12 декабрь - дәүләт тарихында үзенчәлекле дата. Бу көнне 1993 елда Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителә. Ул илнең бердәмлеген саклап калырга, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә институтларын ныгытырга, россиялеләрнең хокукларын һәм иреген гарантияләргә мөмкинлек бирде. Конституция - Россиянең барлык хокукый...

Хөрмәтле район халкы!

Илебезнең төп законы -ихлас котлауларны кабул итегез. 12 декабрь - дәүләт тарихында үзенчәлекле дата. Бу көнне 1993 елда Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителә. Ул илнең бердәмлеген саклап калырга, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә институтларын ныгытырга, россиялеләрнең хокукларын һәм иреген гарантияләргә мөмкинлек бирде.

Конституция - Россиянең барлык хокукый системасы үзәге, ул башка законнар асылын һәм эчтәлеген билгели. Илебезнең төп Законын белеп куллану - ул цивилизацияле тормыш нормасы, аның сыйфатын күтәрү өчен куәтле рычаг. Әмма җәмгыятьтәге хәлнең безнең һәркайсыбызга бәйле булуын онытырга ярамый. Үз хокукларыбыз һәм бурычларыбызга сакчыл мөнәсәбәт кенә безнең районда тынычлык һәм тәртипне сакларга, аның икътисадын һәм социаль өлкәсен үстерергә һәм ныгытырга ярдәм итәр.

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет, иртәгәге көнгә ышаныч телим!

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район поздравление