Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Россия УФАСы Лаешта кабул итте

Татарстан Республикасы буенча федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе (ТР буенча УФАС) җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов гражданнар һәм шәһәр оешмалары мөрәҗәгатьләрен карап тикшерде. Автор фотосы Кешеләр иртәдән үк райбашкарма комитетында аның килүен көттеләр. Лаеш пенсионерларын автокредитлар буенча ставкаларның югары булуы һәм газ белән тәэмин итүче оешмаларның техник караулары өчен ел саен...

Татарстан Республикасы буенча федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе (ТР буенча УФАС) җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов гражданнар һәм шәһәр оешмалары мөрәҗәгатьләрен карап тикшерде.

Автор фотосы

Кешеләр иртәдән үк райбашкарма комитетында аның килүен көттеләр. Лаеш пенсионерларын автокредитлар буенча ставкаларның югары булуы һәм газ белән тәэмин итүче оешмаларның техник караулары өчен ел саен күп түләтүләре борчый.

-Техник карау өчен еллык тарифлар - көнүзәк мәсьәлә, без хәзер аның белән шөгыльләнәбез, - диде Сергей Вячеславович. - Республика гражданнарыннан мондый шикаятьләр меңнән артык килде.

Лаешның №1нче гимназиясендә үткән хокукый грамоталылык дәресендә чиновник укучыларга антимонополия хезмәте турында җентекләп сөйләде. Эшчәнлек өлкәсендәге функцияләр һәм законнарга күзәтү интерактив тактада слайдлар күрсәтү белән үрелеп барды.

Кунак шәһәрнең истәлекле урыннарын карады һәм диодлы продукция җитештерүче "Ферекс" заводында булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район